Баланы акча тотарга өйрәтәбез
Балаларга гаиләдәге акчага бәйле авырлыкларны белдерүдән сакланырга кирәк. Алар алдында зарланырга: «Акча эшләве шулкадәр авыр. Без көне-төне сезне киендерү-ашату өчен акча эшлибез. Ә син оялмыйча „Киндер-сюрприз" сорыйсың», дип әйтергә кирәкми, әлбәттә.