Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Балам уйлап чыгарылган дөньяда яши

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күпчелек очракта уйлап чыгарылган могҗизалы әкияти дөньяда яшиләр.

Балаларның сәламат үсеше өчен уйлап чыгару, уйлап табу кебек күренешләр мөһим. Әкияти дөньяда балалар үзләрен тыныч тоталар, тирә-юньне күрә белергә, танырга өйрәнәләр. Балаларның уйлап чыгару сәләте аның күзаллау үсешенең актив эшчәнлегенә бәйле. Әлеге эшчәнлек аның гармональ һәм сәламәт үсешенә этәргеч була.

4-5 яшьтә балалар бик актив уйлап чыгаралар, могҗизаларга ышаналар. Алар төрле искиткеч хәлләр турында сөйлиләр. Ләкин олылыр элеге хәлләрнең чын түгеллеген әйтеп, балаларның кәефләрен төшерәләр. Әлеге хәлләрне “чын түгел” дип кистереп әйтергә ярамый, киресенчә, “уйлап чыгарылган, уйлап табылган” дияргә кирәк.

Чынбарлык белән уйлап чыгару арасында аерма барлыкны бала бик озак үзләштерә. Хәтта тормыш яшәешендә килеп чыккан белән уйлап чыгарган хәлләрне бутый.

Ата-аналар белергә тиеш:

  • Уйлап чыгарылган хәлләрне тыныч кына, азагына кадәр, кызыксынып тыңларга киңәш ителә.
  • Уйлап чыгару, могҗизаларга ышану бала өчен мөһим, чөнки алар олылырдан аермалы буларак, үзләрен кече итеп һәм мөмкинлекләре чикләнгән булуларын тоялар.
  • Балаларга хыяллану, уйлап чыгару өчен ирек куярга кирәк, чөнки алга таба ул ниндидер яңа ачышлар, яңалыклар кертүче иҗади шәхес булып үсә.
  • Уйлап чыгарылган хәлләрдән көләргә, башкалар янында сөйләргә ярамый, чөнки үзенә карата ышаныч бетәргә мөмкин.
  • Әгәр дә “саклаучы” уйлап чыгарулар (балалар үзләренә икенче чынбарлык, башка гаилә һ.б.) белән очрашсагыз, баланы рәнҗетергә ярамый; димәк, хәл ителәсе эшләр бар дигән сүз. Бу очракта психолог белән киңәшләшергә кирәк.

Чаллының 9нчы "Алан" балалар бакчасы педагог-психологы Зилә Овчинникова.

«Психолог сүзе» рубрикасы буенча алдагы язманы укыгыз Тән ярасы да, җан ярасы да дәвалауга мохтаҗ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев