Көмеш кыңгырау

Тән ярасы да, җан ярасы да дәвалауга мохтаҗ

"Елама", "кеше көлдермә", "син бит малай кеше, малайлар еламый", "син бит үскән кыз" - таныш сүзләр, әйеме?

Безгә дә әйттеләр, без дә әйтәбез. Ләкин бу сүзләрне ишеткәннән генә күңел тынычланмый. Елау ул һава сулау кебек табигый теләк. Бу теләкне тыйганнан гына кеше үзен көчле итеп тоя башламый, күңелне әрнеткән авырту хисен ераккарак качырып кына куярга өйрәнә. Шулай итеп үз хисләребезне, эмоцияләребезне сизмәскә, яшерергә өйрәнәбез.

Консультацияләрдә хатын-кызларның иң курыккан әйбере - елап җибәрү. Әйе, куркабыз без кеше алдында елаудан, әллә үзебез яшергән җан ярасыннан куркабызмы, әллә мәзәк булып күренүдән куркабызмы, әллә хисләрне кузгаткач, аларны яңадан җыеп ала алмабыз дип куркабызмы?

Ә бит елаган вакытта, организм үзеннән үзе җиңеллек хис итәргә сәләтле. Хисләр белән тән тыгыз бәйләнештә, шунлыктан бу табигый халәтне тыймаска кирәк.

Мәсәлән, бала егылды, әни кеше ашыга, бала елый, чөнки аягын авырттырган. "Булды, бетте, елама, кеше көлә" дисә, хисләрне һәм үз-үзеңне тоемлау югала, җитмәсә үзеңне гаепле хис итү дә өстәлә.

Ә "мин сине аңлыйм, авырткандыр, кайткач аягыңны дәваларбыз" дип әйтү һәм бераз булса да яшь агызырга рөхсәт итү табигый теләкне канәгатьләндерә.

Тән ярасы да, җан ярасы да, балаларда да, олыларда да дәвалауга мохтаҗ. Ничә яшь булуга карамастан үз хисләреңне аңларга һәм кабул итә белергә өйрәнергә була. Шатланганда елмаюдан тыелмыйбыз бит, авыр булганда елаудан да тыелмаска кирәк.

Алсу Фролова-Талибуллина.

«Психолог сүзе» рубрикасы буенча алдагы язманы укыгыз Бала үстергәндә биш төрле хатадан сакланырга кирәк

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: