Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Үземә-үзем психолог

Егетләр, сезнең өчен! Кызлар нинди егетләрне ярата?

Кызларга кыюлар ошый!

Синең классташ кызыңа гашыйк булып йөргәнең бармы ул? Әгәр ул моны сизмәмешкә салыша икән, бер дә борчылма, дип киңәш бирә белгечләр. Димәк, әлегә сезне якынайтырлык уртак хобби, тема, кызыксынулар юк. Классташ кызыңа (хәер, башка кызларга да!) ошар өчен иң элек... синең кызыклы шәхес булуың кирәк икән. Аралашучан булуың, күп темаларны белүең, һәр нәрсәгә үз фикерең булу... Үзеңнән көчсезләрне яклый алуың да бик мөһим. Әйе, әйе! Оялчан, куркак егетләрне яратмый кызлар!

Беренче адым – синнән

Класста сиңа кемдер ошый икән, исеңдә тот, моны озак яшереп йөреп булмаячак. Күз карашыңнан ук сизәчәкләр. Урынсыз шаяртып, икегезне дә уңайсыз хәлгә куюлары һәм бөтен эшне бозулары мөмкин. Шуңа күрә, аны ошатып йөрүеңне «чыш-пыш»лардан алда әйтергә тырыш. Һәм, һичшиксез, матур итеп! “Ни, теге” сыман паразит сүзләр кулланма! Кызлар үзләренә матур сүзләр әйткәнне ярата! Аның бүген тагын да сөйкемлерәк булуын искәртергә дә онытма.

Юморсыз булмый

Син җитди, акыллы, тыйнак-тыныч егеттер. Әмма дә ләкин... кызларга беренче чиратта күп белүчеләр кирәк дип уйлаучылар да ялгыша. Алар юмор хисен акылдан да югарырак бәяли икән. Килеп туган тынлык, киеренкелекне берәр шаян сүз белән җайлый алсаң, кызлар каршында абруың шундук үсеп китәчәк. Туктаусыз зарланып торсаң, кызларның синең белән кызыксынулары да бик тиз узачак, белеп тор.

Ышандырсаң – үтә!

Нәрсә булса да алып килергә яки ярдәм итәргә ышандыргансың икән, онытма инде. Кызлар, беренчедән, үпкәләячәк, икенчедән, сүзендә тормый торган кешегә санаячак. Егетләр җаваплы булырга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев