Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Җәйге фотосурәтләр өчен биш идея

Җәйге фотосурәтләр өчен бик күп идеяләр уйлап табарга була...

Җәйге фотосурәтләр өчен бик күп идеяләр уйлап табарга була: яшеллек, чәчәк бәйләме фонында, паркта йөргәндә яисә, тагын да яхшырак, пикникта! Вакытны да файдалы үткәрәчәксең, матур фотолар да булачак.

Җәй — елның иң матур вакыты. Ниһаять, салкыннар бетә һәм каникуллар башлана. Җәй көне табигать аеруча матур: ямь-яшел урман шаулый, җиләкләр өлгерә, гаҗәеп чәчәкләр чәчәк ата.

Чәчәкле агачлар

Хуш исләр һәм җете төсләр белән тулган бакчада сөйкемле кыздан да матуррак нәрсә булырга мөмкин? Дөрес, берни дә. Табигать синең өчен матур декорацияләр уйлап тапкан инде, сиңа бары тик файдаланырга гына калды.

Син — җәй!

Әгәр яныңда чәчәкләр яки чәчәккә күмелгән агач булмаса, бер дә борчылма. Йөзеңә чәчәкләр, яфраклар яса һәм өеңдә фотога төш. Бу бик матур һәм нәфис күренәчәк.

Су стихиясе

Сулыклар янындагы фоторәсемнәргә энергия һәм матурлык сеңгән кебек. Син яшәгән җирдә, мөгаен, күл яки елга бардыр. Фотоны велосипед, һава шарлары яки чәчәкле кәрзин алып төрлеләндерергә мөмкин. Әгәр дә күпер булса — ул чагында, гомумән, супер!

Файдалы реквизит

Фотосурәт күңелсез булып тоелмасын өчен, сабын куыкларын куллан. Ул вакытта фотолар аеруча да тере һәм матур килеп чыга. Ә дус кызың янында булганда, күңелле дә була әле!

Кояш баеганда

Тик бу фотографиягә алдан ук әзерләнергә кирәк. Болытлар күп булса, күккә игътибар ит, мондый фото матур булмаячак. Ләкин аяз күк йөзе дә бик туры килмәячәк — болытлар күккә төс һәм күләгә бирәләр. Онытма, кояш баешы озакка сузылмый, ярты сәгать чамасы, шуңа күрә вакытны әрәм итмәс өчен, төрлечә төшеп өлгер!

Сиңа шәп һава торышы һәм матур фотосурәтләр телим!

Зәринә Хәкимова, Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев