Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Тырнакларың тәртиптәме?

Танышканда, егетләр кызларның кайсы җиренә игътибар итә икән? Күзләренәме, йә булмаса иреннәре­нә, чәчләренәме? Бу исемлекне шак­тый дәвам итеп булыр иде.

Тик менә куллар турында уйлап карамадың, шулаймы? Ә бит күп егетләр кыз­ларның йомшак, нәфис кулларына гашыйк була да.

Немец шагыйре Генрих Гейне хатын-кызларның кулларын бик ярата торган булган. Ә аның «Ма­тур куллар кешене бизи» дигән сүз­ләре канатлы гыйбарәгә әйләнгән. Әйе, куллар — кешенең визит кар­точкасы. Шуңа күрә аларны идеаль тәртиптә тоту - синең беренче бу­рычың.

Кулларны һәрвакыт юып, чис­тартып торырга кирәк. Аларга тук­ландыргыч, дымландыргыч крем сөртү дә синең файдага гына була­чак.

Ә хәзер маникюр ясау эшенә ке­решәбез. Моның өчен сиңа кул өчен тукландыргыч, дымландыргыч крем, тырнаклар һәм кутикула өчен йомшартучы крем, лакны бетерү өчен махсус сыекча (соста­вында ацетон булмаска тиеш), ку­тикула өчен агач таякчык, кискеч (щипцы), фарфор пилка, полировка ясау өчен махсус пилка, тыр­наклар өчен махсус май, ике төрле нигез лак (составларында кальций булса, тагын да яхшырак) һәм төр­ле төстәге декоратив лаклар ки­рәк булыр. Кирәкле бөтен нәрсәләр­не өстәл өстенә тезеп куйгач, кулла­рыңны сабын белән кайнар суда ю, тырнактагы лакларны махсус сыек­ча ярдәмендә чистарт, кулыңа дым­ландыргыч крем сөрт.

Тырнакларга махсус крем сөрт­кәннән соң, кутикула өчен махсус таякчык белән тырнак янындагы тирене эчкә таба эт. Ә хәзер бер зур касәгә җылымса су сал, суга кечкенә сабын кисәге төшер. Кулларны әле­ге сабынлы суда 5-10 минут тот­каннан соң, сөлге белән яхшылап корыт. Аннан крем сөртеп, аларга массаж яса. Бу кулдагы җыерчыкларны бетерү һәм кан йөрешен тизләтү өчен кирәк. Тырнак өсләрен кәгазь салфетка ярдәмендә крем калдыкларыннан арындыр.

Инде тырнак янындагы тирене эшкәртер вакыт җитте. Кутикуланы кискеч ярдәмендә кисәргә дә, махсус таякчык белән этеп кенә куярга да мөмкин. Ләкин кискеч яхшы үтә торган булырга тиеш. Кутикуланы кискәннән соң, аңа водо­род перекисе (аны кулланганда, әниең белән киңәшләшсәң яхшы­рак) тидерергә кирәк. Ул тирене микроблар үтеп керүдән саклый.

Хәзер пилка ярдәмендә тырнак­ларга кирәкле форма бир. Пилканы бер төрле юнәлештә генә йөртергә тырыш, югыйсә тырнаклар сынучанга әйләнергә мөмкин. Тырнак өстен полировка өчен махсус пилка ярдәмендә эшкәрткәч, лак буярга да була.

Башта тырнакка нигез лак буяр­га кирәк. Ул төрле тигезсез урын­нарны каплый һәм декоратив лак­ның тигез буялуына ярдәм итә. Ни­гез лак составында витаминнар, про­теиннар, дымландыргыч матдәләр бар, шуңа күрә ул тырнакны деко­ратив лак тәэсиреннән дә саклый. Нигез лак ике төрле була: декора­тив лак астыннан буяла торган (без алда сүз алып барган) һәм декора­тив лак өстеннән буяла торган. Соң­гысы лак тотрыклы булсын һәм ялтырап торсын өчен кирәк.

Декоратив лакларның хәзер нин­ди генә төрләре юк: аксыл, ачык төс­ләрдән куе, караңгы төсләргә кадәр. Шулай ук ялтыравыклысы, ялтыравыксызы да бар. Бүген инде лак ирен иннеге төсенә туры килергә тиеш дигән таләп юк, шуңа күрә кү­ңелеңә ошаганын рәхәтләнеп сай­лый аласың. Тик чама хисен генә онытып җибәрмә. Тырнакларыңа яшел лак, иреннәреңә кып-кызыл ирен иннеге буяп кую матур булмас.

Лаклар ялтыравык һәм тонык (ялтыравыксыз) төрләргә бүленә. Тонык лаклар үтә күренми торган өслек ясый, алар тырнакны бик ма­тур күрсәтә. Тик бу лаклар, буяганда да, киптергәндә дә, шактый түзем­лелек сорый. Алар тигез буялырга һәм бер җыерчыксыз кибәргә тиеш. Тонык лакларны һәрвакыт игъти­бар белән карап торырга кирәк, аз гына кырылу да аларның матурлы­гын юкка чыгарырга мөмкин. Ә ял­тыравыклы лаклар белән эшләү җиңелрәк. Аларның аз гына кы­рылуын башкалар игътибарга да алмас (тик бу әле кырылган ямьсез тырнаклар белән йөрергә ярый ди­гән сүз түгел).

Лак сайлаганда, кул тиресенең төсенә игътибар ит: кара-кучкыл тәнле кешеләргә кызгылт-сары, көрән, куе кызыл кебек җылы төсләр килешә. Ак тәнле кешеләргә ал­су, ачык төсләр сайлау отышлы.

Бүген инде әллә нинди лаклар сатып алырга мөмкин. Шу ларның берсе - «Пиль-офф-лак» - йомшак структуралы, пленка формасында салына торган лак. Ул бик уңайлы, чөнки, буяганда, гади лак кебек кы­рыйга да чыкмый, аны киптерәсе дә юк. Тагын төнге клуб­ларда, боулинг, дискотека утлары тәэсирендә төсен үзгәртә торган лак та була.

Куллар, тырнакларны һәрвакыт карап тору, аларны тәр­типтә тоту өчен, сиңа кайбер киңәш­ләргә колак салырга кирәк булыр.

* Тырнак өслегенә мүк җиләге, кара, кызыл карлыган согы сөртү файдалы.

*  1 чәй кашыгы диңгез тозы са­лынган җылы су эремәсендә кул­ларны 20—25 минут тоту яхшы (бу процедураны 1-2 атна дәвамында ясарга кирәк).

*  Өстәлеңдә һәрвакыт диңгез кәбестәсе, йомырка, сөт ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә торсын.

* Тырнакларның бик каты юка­рып китүе күкерт җитмәү хакында сөйли. Сиңа суган, кәбестә, кыяр ашарга киңәш итәбез.

*  Тырнакларны гел буяп йө­рергә ярамый, вакыт-вакыт ял ит­терергә дә кирәк.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Тулырак: http://chelny-rt.ru/index.php/news/kyzlar-kolagyna/matur-bulasy-kils

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ну шәп киңәшләр

    Теги: тырнакларны карыйбыз тырнакларың тәртиптәме матуырлык әлифбасы кызлар колагына тырнак