Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Тәүлекнең кайсы вакытын­да туганлыгыңны беләсеңме?

Бу мәгълүмат сиңа алдагы йолдызнамә өчен кирәк булыр, чөнки анда төрле вакытта туган кешеләргә хас сый­фатлар бирелгән.

Син көн саен газета-журнал битләрендә, телеэкраннарда йолдызнамәләр күрәсең. Алар бер генә атна өчен дә, тулы ел өчен дә төзелергә мөмкин. Йолдызлыкларның унике булуын беләсеңдер инде. Йолдызлык календаре Кучкар йолдызлыгыннан башланып, Балык йолдызлыгында тәмамлана. Аерым бер йолдызлык астында туучыларга атап чыгарыла торган китаплар да бар. Анда аларга хас сыйфатлар, яшәү рәвешләре һ.б.лар турында сүз алып барыла. Саный китсәң, йолдызнамә китаплары бик күп. Еш кына, аларны укып, теге яки бу йолдызлык астында туган иптәшләреңне, дусларыңны да күз алдыңнан үткәрәсеңдер әле, шулаймы? 

Син тәүлекнең кайсы вакытында туганлыгыңны беләсеңме? Сәгать ничәдә, диюем. Белмәсәң, тиз генә әниеңнән сорый аласың. Бу мәгълүмат сиңа алдагы йолдызнамә өчен кирәк булыр, чөнки анда төрле вакытта туган кешеләргә хас сыйфатлар бирелгән.

Туу

вакыты

Бу вакытта туган кешеләргә хас сыйфатлар

00.00.

2.00.

кызыксынучан, белемгә омтылучан

2.00.

4.00.

тырыш, үзенә һәрнәрсәдән файда китерүче

4.00.

6.00.

туры сүзле, максатчан, һәрвакыт алда баручы

6.00.

8.00.

хыялланырга яратучы, нечкә күңелле

8.00.

- 10.00.

кешелекле, сөйкемле

10.00.

- 12.00.

шөһрәт, хөрмәт яратучы, карьерист

12.00.

- 14.00.

кыю, тәвәккәл, төрле маҗаралар яратучы

14.00.

- 16.00.

авырлыклар алдында югалып калмаучы

16.00.

- 18.00.

тынычлык яратучы, киң күңелле

18.00.

-20.00.

көчле рухлы, максатчан

20.00.

-22.00.

уңышка ирешүче, тырыш

22.00.

-00.00.

фикерләү сәләте көчле

Йә, үзеңнең нинди сыйфатка ия булуыңны белдеңме соң?

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев