Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Тешләр сәламәт булсын

Егетләргә кызлардагы зифа буй-сын һәм матур күзләр генә түгел, ә сөйкемле елмаю да ошый икән. Матур итеп елмаю өчен исә, иң беренче чиратта, сәламәт ак тешләр кирәк.

Шуңа күрә тешләрең сызлый башласа, аларда кара таплар, тишек­ләр барлыкка килсә, кичекмәстән теш табибына бар. Теш табибына кимендә елга ике мәртәбә барырга киңәш итәр идек. Авыру тешләрне кичекмәстән дә­валау зарур, чөнки алар - инфекция чыганагы. Авыз куышлыгында мик­роблар болай да күп. Теш арасында калган ризык калдыклары вакыт­лар үтү белән таркала, һәм авыздан тәмсез ис килә башлый. Бу исә сөйкемле, матур итеп киенгән кызны бер дә бизәми. Ә тешләрне тәрбия­ләү һәм карау өчен, бик зур түзем­лек һәм тырышлык кирәк.

Тешләреңне көнгә ике тапкыр - иртән һәм кичен - теш пастасы бе­лән чистарт. Бу эшне ашыгып эш­ләмә. Тешләреңне чистартканда, теш щеткасын өстән аска таба йөрт, теш арасындагы ярыкларга аеруча игъ­тибар ит - нәкъ менә бу урыннарда ризык калдыклары туплана да ин­де. Авызыңны чайкаганда, бүлмә тем­пературасындагы судан файдалан.

Теш щеткасын ешрак алыштыр. Ул табигый материаллардан ясал­са, бигрәк тә яхшы. Исеңдә тот: һәр кешенең үз теш щеткасы булырга тиеш.

Ашаганнан соң авызыңны чай­карга онытма. Ашаган ризыгың теш арасында калса, калдыкларны теш чистарткыч яисә теш өчен махсус җеп белән ала аласың. Беркайчан да тешеңдә шпилька яисә энә белән казынма.

Зарарлы гадәтләрдән ерак тор: чикләвекне тешләрең белән ватма, җепне тешең белән өзмә, карандаш һәм ручка башларын кимермә.

Төрле температурадагы ризык­ларны бер-бер артлы кулланмаска тырыш. Мәсәлән, кайнар чәйдән соң туңдырма ашама. Югыйсә теш эма­ленең какшавы ихтимал.

Күбрәк алмага, кишер, суган һәм сарымсакка өстенлек бир, алар теш­ләр өчен бик файдалы.

Теш ул - тере һәм мөстәкыйль организм, аның нервлары, кан тамырлары бар. Без тешнең 1/3 өле­шен генә күрәбез. Калганы уртлар­да яшерелгән. Уртлар тешнең иң нечкә өлешен - теш муентыгын саклап торалар. Шуңа күрә, тешлә­рең сәламәт булсын өчен, уртларны да яхшы итеп тәрбияләргә кирәк. Тешләреңне чистартканда, аларга сак кына массаж ясарга онытма. Кулларыңны әйбәтләп ю да имән бармагың белән уртларыңа әкрен генә бас. Мондый массаж тешләр­не һәм уртларны ныгыта. Уртларың аз гына каный башласа да, тешләр­не чистартуыңны туктатма. Шулай да сак бул һәм кичекмәстән теш та­бибына күрен.

Без биргән киңәшләрне исеңдә тотсаң, тешләрең һәрвакыт сәламәт булыр.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X