Теләгәнеңне сайла!
Мин сезгә кызыклы тәҗрибә тәкъдим итәм. Менә җәйгә эшләр исемлеге, алар бик тә мавыктыргыч һәм кызыклы.
– Күл буенда кояш батуын каршы ал
– Берәр якын кешең белән пицца әзерлә
– Социаль челтәрләрдән башка бер көн үткәр
– Яңгыр астында яланаяк йөр
– Берьюлы 1 килограмм җиләк аша
– Велосипедта йөр
– Өч шәһәрдә бул
– Чәчәк бәйләме җый
– Буада үрдәкләрне ашат
– Роликларда йөр
– Җәйге маникюр яса
– Җәйге верандада коктейль эч
– Дусларың белән өстәл уеннары уйна
– Пикникка чык
– Җиләк-җимеш салаты яса
– Өч яңа китап укы
– Шигырь яз
– Дусларыңны кунакка чакыр
– Карусельдә йөр
Зәлинә Мирсалихова, Мөслим районы, Яңа Сәет авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев