Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Син гашыйк булдың...

Ярату - бик рәхәт һәм шул ук вакытта бик авыр, катлаулы хис ул

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Синең иң беренче, иң самими, иң ихлас мәхәббәтең... Син аңа бер күрүдә гашыйк булдыңмы? Әллә бергә уйнап үскән күрше малаена кинәт башка яктан карый башла­дыңмы? Кем ул? Айратмы, Булат­мы, Дамирмы? Анысы билгесез. Тик шунысы ачык: хәзер син ниндидер сәер халәт эчендә кайныйсың. Бу халәт сине сөендерә дә, куркыта да. Ләкин монда куркырлык бернәрсә дә юк. Киресенчә, син бик бәхетле, чөнки син гашыйк булгансың! Бе­ренче тапкыр...

Беренче мәхәббәт... Бәлки, ул - гомерлек сөюдер, син сөйгәнең белән тормыш юлын бергә үтәрсең, ул синең иң кадерле кешеңә әверелер. Ә бәлки, беренче мәхәббәт, җылы яңгыр кебек, бик тиз үтеп китәр... Ләкин, ничек кенә булмасын, тәүге хисләрең сине гомер буе озата барыр­лар. Көзге яңгыр яуганда, күзлә­реңнән яшьләр тамганда, алар күңе­леңне җылытыр, яшәргә өмет, көч бирер. Беренче мәхәббәтең турын­да яратып, сагынып сөйләрсеңме, әллә инде аны оялып, тартынып кына исеңә төшерерсеңме - анысы синең үзеңнән тора. Иң мөһиме: хисләреңә хыянәт итмә, ихлас бул.

Яраткан кешең белән бергә бу­лырга теләү, аның турында кай­гырту - «мәхәббәт» төшенчәсе әнә шундый өлешләрдән формалаша. Син сөйгәнеңне югалтудан курка­сың, көнләшәсең, кәефең көнгә ун тапкыр үзгәрә...

Әйе, ярату - бик рәхәт һәм шул ук вакытта бик авыр, катлаулы хис ул. Сөйгәнеңә син күңелеңне, эчке дөньяңны ачасың, хис-кичерешләрең, уйларың һәм хыялларың белән уртаклашасың, беркем белмәгән серләреңне сөй­лисең... Ә сөю белән тулы күңел­не рәнҗетү өчен күп кирәкми. Ул синең хисләреңне аңлармы? Алардан көлмәсме? Аның белән нәрсә турында сөйләшергә? Мондый сораулар синең яшеңдәге һәрбер кыз­ны борчый. Сер итеп кенә әйтәбез: егетләр үзләре дә билгесезлек утын­да яналар. 

ИХЛАСЛЫК

Башыңны югалтып гашыйк бул­ганчы, хисләреңнең дөреслеге ту­рында уйлан. Хисләрең ихласмы? Алар чын мәхәббәткә әйләнә алыр­лармы? Син бу егетне чын-чынлап ошатасыңмы? Әллә иптәш кызла­рыңнан гына калышырга теләми­сеңме?

Ихлас булмау бары тик тискәре эмоцияләр генә уята. Беренче мә­хәббәтең турында уйлаганда, күңе­леңдә авыр тәэсир калмасын дисәң, иң элек ихлас бул һәм хисләреңне дөрес бәяли бел. Үз-үзеңне алдама, үзеңне кемнедер яратырга мәҗбүр итмә. 

Мәхәббәтне күңелеңә кертергә әзер түгелсең икән, борчылма. Баш­калардан көнләшеп, төннәр буе елап ятуның да файдасы булмас. Үз-үзең­не кимсетмә: «Мине яратмыйлар икән, мин матур түгел, дөрес киен­мим», - дип уйлый күрмә. Беренче­дән, синең сөйкемле кыз булуыңда шигебез юк. Икенчедән, чын мәхәб­бәт тышкы кыяфәткә дә, киемгә дә карамый ул. Әлбәттә, син чибәр икән, егетләр сиңа тизрәк игътибар итәр. Ләкин аларны чын-чынлап кызыксындыру өчен бу гына аз. Ошаткан егетеңнең хоббие, яраткан шөгыле белән кызыксын, аның уңышларына сөен, авыр минутларында терәк бул.

Язмышыңа риза булмыйча, ял­гызлыгың хакында кайгырып ят­канчы, мәхәббәтеңне табу өчен, ба­рысын да эшләргә тырыш. Уңыш һәм мәхәббәт бары тик аларны көт­кән һәм кабул итәргә әзер булган кешеләргә генә килә.

Мәхәббәтемнең килүен белмичә калырмын, дисеңме? Юк, бу мөмкин түгел. Тәүге хисләрең, беренче мәхәббәтең үзләрен һичшиксез сизде­рәчәк. Син аларны яңа яуган кар аклыгын, язгы кояш елмаюын, йол­дызларның сихри яктылыгын күр­гән кебек тоярсың. Мәхәббәт синең күңелеңне һәм аңыңны биләп алыр.

МӘХӘББӘТЕҢ

Беркөнне син аны яратуыңны аңладың. Аның күзләре - синең өчен иң матур күзләр, аның тавы­шы - дөньядагы иң ягымлы тавыш. Син һәрвакыт аның турында уйлый­сың. Сөйгәнең хакында якынна­рыңа сөйлисең, аны яратуың турын­да бар дөньяга кычкырасың килә.

Гашыйклар яраткан кешеләрен дөньядагы барлык уңай сыйфатлар белән баеталар. Икенче төрле әйт­кәндә, гашыйк кеше үз аңында иде­аль шәхес образы тудыра һәм аны сөйгәне белән тиңләштерә. Роман­тик атмосферада без яраткан кеше­безнең кимчелекле якларын күр­мибез һәм күрергә дә теләмибез. Нәтиҗәдә, хыялланып, реаль кешегә түгел, ә уебыздагы идеаль образга гашыйк булабыз. Вакытлар үтү бе­лән, романтика акрынлап кими, без көнкүреш мәшәкатьләренә чума­быз. Ә иң куркынычы: беркөнне сөйгәнебезне бөтенләй танымый­быз. Ул дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзендә туплаган иде­аль шәхес түгел, ә үз плюслары һәм үз минуслары булган гап-гади егет икән. Инде нишләргә?

Ашыкма. Күңелеңне төшермә, ашыгыч нәтиҗәләр ясама. Безнеңчә, реаль шәхес үрнәк образга караганда күпкә яхшырак. Аның үз хыяллары, уйлары, киләчәккә планнары, үз хол­кы бар. Әйе, ул романтик кинолардагы ак атка атланган принц түгел. Лә­кин сөйгәнең бернинди идеаль, үрнәк образга да хас булмаган бер бик уңай сыйфатка ия: сине үлеп ярата. Анна­ры мәхәббәтең ярдәмендә син һәр­бер егеттән принц ясый аласың, үзең принцесса булсаң, әлбәттә.

Танылган фарсы шагыйре Гомәр Хәйям: «Яраткан кешеңнең кимче­лекләре дә күңелеңә хуш килә, ярат­маган кешеңнең яхшы яклары да ачуны чыгара», - дип юкка гына әйтмәгән бит. Егетеңне чын-чынлап яратасың икән, аны барлык кимче­лекләре белән кабул ит. Күрерсең, мөнәсәбәтләрегез тагын да ихлас һәм нык булыр.

«ӘЙДӘ, ОЧРАШАБЫЗ!»

Менә, ниһаять, ул сине очрашуга чакырды. Син, әлбәттә, бик шат. Куа­нырлык та шул: төшләреңә кереп йөдәткән, ягымлы, чибәр егет сиңа игътибар итсен әле! Ярар, тагын аз гына шатланып ал да беренче очра­шуга бару кагыйдәләренә күз сал.

Беренче кагыйдә. Ничек кие­нергә?

Кешене киеменә карап каршы ала­лар. Шуңа күрә, очрашуга барыр ал­дыннан, иң элек тышкы кыяфәтеңә игътибар ит. Җәй көне булса, роман­тик стильгә өстенлек бир: җиңел күл­мәкләр, сарафаннар, итәкләр бу очрак өчен махсус уйлап табылган диярсең.

Шулай ук джинсы чалбар һәм кофточка яисә той кияргә мөмкин. Иң мөһиме: киемең уңайлы, чиста һәм пөхтә булсын.

Артык купшы прическа ясама. Романтик толым, шаян койрык яисә иңнәреңә матур итеп таралып торган чәчләр - очрашуга барыр өчен иң кулай вариант.

Макияжыңа килгәндә, бик каты бизәнү килешмәс. Исеңдә тот: син күз явын алырлык чибәр һәм шул ук вакытта җыенуга 30 минуттан ар­тык вакыт сарыф итмәгәндәй кү­ренергә тиеш. Егет шуны аңласын: чибәр булу өчен сиңа артык тыры­шырга кирәкми!

Икенче кагыйдә. Нәрсә ту­рында сөйләшергә?

Малайларның бөтенесе диярлек сөйләшергә ярата. Ошаткан егетеңә кызыклы әңгәмәдәш булу өчен ниш­ләргә соң? Аның белән нәрсә турын­да сөйләшергә?

Әңгәмәгез килеп чыксын дисәң, «әйе» яки «юк» дип җавап биреп бу­ла торган анкета сорауларыннан ка­чарга тырыш. Иң яхшысы - аның кызыксынулары турында сөйләшү. Тик сирәк кызларның гына футбол һәм хоккей яратуын, ә малайларның сериаллар карамавын исәпкә алсак, уртак кызыксынуларыгыз турында сөйләшү отышлырак булыр. Мәсә­лән, музыка, әдәбият, кино, яраткан урыннарыгыз турында фикер алы­шырга, җәйге каникулларны искә төшерергә була. Ләкин онытма: син очрашуга үз-үзең хакында гына сөй­ләргә килмәдең. Яхшы әңгәмәдәш булуыңны, тыңлый белүеңне дә күрсәт.

Өченче кагыйдә. Нәрсә ту­рында сөйләшмәскә?

Исеңдә тот: беренче очрашу ул ан­кета тутыру түгел! Артык күп сораулар бирүдән һәм кыска җаваплардан качарга тырыш. Карталарыңны ачып салма! Беренче очрашудан ук сине белеп бетердем дип уйлый күрмәсен: кызларда һәрвакыт күпмедер сер ка­лырга тиеш. Бу очракта икенче күре­шүегез, һичшиксез, булачак.

Дүртенче кагыйдә. Нәрсә сай­ларга?

Ул сине кафега чакырды. Ләкин бу әле «егетне бер тиенсез калдырыр­га була» дигән сүз түгел. Заказ бир­гәндә, артык иркәләнмә: җиңелчә де­серт белән кофе яисә сок сайла. Зә­выгың да, тыйнаклыгың да егетнең күңеленә хуш килер. Ышан, бер-бе­регезне ошатып калсагыз, бергә үт­кәрә торган төшке ашларыгыз да, кичке ашларыгыз да күп булыр.

Бишенче кагыйдә. Тәэсир кал­дыру

Билгеле, беренче очрашуда һәр­кемнең яхшырак күренәсе килә ин­де. Тик кич буе аңа сокланып, мәгъ­нәсез сүзләр сөйләп, көлеп утыру да эш түгел. Гомумән, егетләр бе­лән бик сак булырга кирәк. Артык горур булып, борыныңны күтәреп йөрсәң - куркытуың, һәр фикере белән килешеп утырсаң, җиңел та­быш булып күренүең бар. Шуңа кү­рә үзеңне гади һәм табигый тот, шул ук вакытта бөтен серләреңне дә ач­ма. Бу очракта егетләрдә мөнәсә­бәтләрне дәвам итү теләге уяныр.

Нәтиҗә

Гомумиләштереп әйткәндә, бе­ренче очрашуда үзеңне тыйнак тот, ләкин шул ук вакытта «авызыңа су капкандай» сөйләшмичә дә утырма. Сөйкемле, акыллы кыз һәм кызык­лы әңгәмәдәш булуыңны күрсәт. Күңелеңә нәрсәдер хуш килмәсә до, киреләнеп, кәефсезләнеп утыру ки­лешмәс. Егетләргә бар нәрсәнең тис­кәре якларын гына күрә торган кыз­лар ошамый. Ул бу очрашуны үз аңында планлаштырган, синең күңе­леңне күрергә тырышкан бит. Шуңа күрә егеткә очрашу өчен рәхмәт әйт. Ул гамәлләренең синең тарафыңнан хуплануын һәм тиешенчә бәяләнү­ен белеп һәм тоеп торсын. Шул ва­кытта аның сине гел күреп, очрашу­ларга чакырып кына торасы килер.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Макияж ясау серләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X