Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Һәрберебез – уникаль!

Мин сезгә гади генә бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын табып карагыз. «Сытам – бетми, нәрсә ул?»

Дустым, синең озак уйлап тормый: «Бетчә!» – дип җавап кайтарганыңны мин әллә каян сизеп торам. Әйе, әлеге «җәфа»лар аркасында без вакыт-вакыт паникага биреләбез шул. Ләкин күңелсезләнергә ашыкмыйк!

Сәбәбен ачыклыйк!

Ә сәбәпләр төрле булырга мөмкин: гормональ тайпылыш, генетик проблемалар, туклану, тирене дөрес карамау, төрле инфекцияләр... Әгәр сәбәбен ачыклауны кирәк тапмасак, безне алар бик еш борчыячак.

Бетчә ни сәбәпле чыга икән соң? Үзегез генә әлеге сорауга җавап таба алмасагыз, табибларга мөрәҗәгать итү кирәк.

Проблеманың асылы

Яшүсмер чагыбызда һәрвакыт диярлек матурлык идеалы безнең тышкы кыяфәт белән тәңгәл килми. Әлеге чорда башкалар фикере зур әһәмияткә ия кебек тоелгангамы, тәндәге кечкенә генә кимчелек тә кичереп бетерә алмаслык кайгыга әверелә. Безнең ише газап чигүчеләр янында, кагыйдә буларак, матур гына иптәш кыз яисә иптәш егет була. Аларга һәрвакыт күбрәк игътибар бирәләр... Күңелгә көнчелек газаплары да өстәлсә, кечкенә проблемалар зур комплексларга әйләнә. Алар юк чагында – без бәхетле, барлыкка киләләр икән – бәхетсез.

Нәрсә эшләргә?

Беренче эш итеп куркып калмыйк. Якыннарыбыз, дусларыбыз белән сөйләшик, аларның тәҗрибәсе ярдәм итми калмас.

Икенчедән, бүген бетчәләрне бетерүнең бик күп юллары барлыгын онытмасак иде. Әйтик, дөрес туклану, тәмле торт һәм фастфудлардан баш тарту гына да бу проблемалардан котылырга ярдәм итәргә мөмкин. Аннары файдалы процедуралар, кремнар, скраб, маскалар да бар бит әле. Барысы да без уйлаганнан күпкә җиңелрәк, шулаймы?!

Киңәш ителми

1. Тиренең артык кибүенә юл куярга ярамый, бу – вируслы авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Махсус кремнар, маскалар кулланырга киңәш ителә.

2. Майлар кулланырга ярамый. Бу бит тиресендә төерчекләр барлыкка китерә икән.

3. Көнгә ике стаканнан артык сөт эчәргә ярамый – бит тиресе ялкынсынырга мөмкин.

4. Бетчәләрне сытарга ярамый, инфекция керүе ихтимал.

5. Бит тиресен еш чистартырга ярамый.

Бетчә кайчан да булса һәркемнең йөзен «бизәячәк». Моннан ниндидер трагедия ясау, кәефне төшерү кирәкми. Үзебезне ничек бар – шулай кабул итәргә өйрәник. Һәр кеше үзенчәлекле, һәр кеше уникаль!

Гөлназ Әхмәдиева, Балтач районы, Түнтәр мәктәбе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев