Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Пешерә белү кирәк

Кунак­ларның син әзерләгән ашны яратып ашавы зур канәгатьлек һәм горур­лык хисе уятыр. Кем белә, бәлки, булачак сөйгәнең дә кунакларың арасындадыр, ул син пешергән ризыкларга гашыйк булгандыр.

Әниең турында сөйләгәндә: «Аш-суга бигрәк оста шул ул», -дип сокланучыларны еш ишетәсеңдер. Эчеңнән генә: «Әйе, минем әнинең бәлеше, өчпочмагы, гөбәдиясе, кыс­тыбые телеңне йотарлык була», -дип горурланып та куясыңдыр әле. Үзеңнең дә әниең кебек тәмле итеп пешерергә өйрәнәсең бик килә. Ди­мәк, хоббиең пешерү булачак.

Аш-су серләренә өйдә дә, аерым түгәрәккә, курсларга йөреп тә өйрә­нергә мөмкин. Соңгылары исә кы­зыграк. Үзең кебек аш-су сөючеләр белән нәрсәгә дә булса өйрәнүе кү­ңелле булыр. Әнә, ак башлык кигән, зур алъяпкыч бәйләгән пешекче апа төрле халыклар кухнясы турында сөйли.

Итальяннар ит, камыр ризыклары, балык ашарга ярата икән. Алар, гадәттә, майлы ашамлыкларга өстен­лек бирәләр. Шулай ук җиләк-җимеш, яшелчә турында да онытмыйлар.

Японнар, киресенчә, аксымга бай соя продуктлары, дөге, диңгез суүсемнә­ре белән туклана. Шулай ук балык та – алар өчен төп азык. Японнар тоз­лы ашарга яраталар.

Кызык бит: бер көнне итальян­нарның спагеттиен пешерергә өйрән­сәң, икенче көнне японнарның роллын ясарга туры килер. Үзебезнең гөбәдияне пешерә беләм дип уйла­ган идеңме, ялгыштың. Әле өйрәнәсе нәрсәләр күп икән. Иң мөһиме: бу атмосфера синең өчен кызык. Яңадан-яңа ризыклар әзерләргә өйрә­нәсең, барысына өлгерәсең килә.

Меню төзергә өйрәнү дә күп бе­лем сорый. Ризыклар бер-берсе бе­лән ярашырга тиеш. Беренче ашка токмачлы аш биргәннән соң, икенче ашка берәүнең дә спагетти ашыйсы килмәс. Ә син бу нечкәлекләрне инде күптән беләсең, чөнки син аш-су дөньясына үлеп гашыйк.

Туган көннәр, бәйрәмнәр уздыр­ганда да, әлеге хоббиның файдасы тими калмас. Беркем дә белмәгән рецепт буенча әзерләнгән ризыклар, оригиналь өстәл бизәү алымнары күпләрне шаккатырыр әле. Кунак­ларның син әзерләгән ашны яратып ашавы зур канәгатьлек һәм горур­лык хисе уятыр. Кем белә, бәлки, булачак сөйгәнең дә кунакларың арасындадыр, ул син пешергән ризыкларга гашыйк булгандыр. Ә «Егетләр йөрәгенә юл - ашказаны аша» дигән гыйбарә күпләргә та­ныш бит. Телеңне йотарлык итеп пе­шерә белүче кызга кем генә гашыйк булмас икән?!

Пешерү эшләре белән шөгыль­ләнгәндә, газ миче белән сак эш ит. Ярдәмгә әниеңне, апаңны чакыра аласың.

Әле тагын әллә нинди шөгыльләр бар: гөлләр үстерү, рәсем ясау, маркалар җыю, гербарий ясау һ.б. Кыскасы, сайлау бары синнән генә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев