Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Нәрсә ул стиль?

Көндәлек тормышыңда еш кына «стиль» сүзен ишетергә туры килә. Эчке дөньясы һәм тышкы кыяфәте гармониядә булган матур, сөйкемле, зәвык белән киенә торган кызлар хакында: «Аның үз стиле бар», - дип әйтәләр.

Бу серле сүз нәрсәне аңлата соң? «Стиль» сүзе француз теленнән кергән, ул «ниндидер күренешкә хас сыйфатлар һәм сәнгати үзенчәлекләр берлеге» дигән мәгънәгә ия.
«Киенү стиле» дигәндә, без һәрбер кием ансамблендәге уртак сыйфатларны күз алдында тотабыз.

Ансамбль ул - кием элементларының (күлмәк, сумка, бизәнү әйберләре, аяк киеме) берлеге. Кроссовкалар матур кичке күлмәккә туры килмәгән кебек, спорт костюмы өстеннән киелгән энҗе муенса да соклану түгел, көлке генә уятыр.
Кемгәдер матур, зәвыклы киенә белү сыйфаты ана сөте белән бирелә, кемдер үз стилен еллар буе эзли. Әгәр син беренче төркемгә кермисең икән - борчылма. Зәвыкны үз-үзеңдә тәрбияләп тә була. Әйбер сайлаганда, аны кайда, кайчан һәм нинди элементлар белән баетып киячәгең хакында уйла.
Стиль сайлау кебек катлаулы эшкә иҗади якын килергә дә онытма.
Стиль ул - иң беренче чиратта, яшәү рәвеше. Син һәрбер кешенең үзенчәлекле, оригиналь шәхес булуы (яки булырга теләве) хакында беләсең, һәркемнең үзенә генә хас эчке дөньясы бар, аңа кешенең аралашу даирәсе, гадәтләре, карашлары керә. Бу дөнья конкрет шәхеснең үзенчәлекләре һәм индивидуальлеге белән билгеләнә. Әлеге сыйфатларның барысы да кешенең тышкы кыяфәтендә чагылыш таба.
Мәсәлән, кечкенәдән кинолог булырга хыялланган кыз күбрәк чалбар кияр, чөнки бу кием аның өчен уңайлырак. Ә нинди дә булса спорт командасы җанатарлары исә үз киемнәрен яраткан спортчыларының символикасы, атрибутлары белән баетыр.
Шулай итеп киемнәрдә кешенең эчке дөньясы йә үзеннән-үзе чагыла, йә аңлы рәвештә формалаша. Кешенең эчке дөньясын киемендә аңлы рәвештә чагылдыруы - шәхеснең үз стилен табуга таба ясаган тәүге адымы ул. Син үзеңә соңгы мода буенча тегелгән искиткеч матур күлмәк сатып ала аласың, лә
кин бу «син үз стилеңне таптың» дигән сүз түгел әле. Кием кешенең чәче, макияжы, аяк киеме белән генә түгел, ә яше һәм үз-үзен тотышы бе­лән дә гармониядә булырга тиеш. Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, тышкы кыяфәтеңне объектив бәяли белү генә аз. Сиңа эчке дөньяңны, хол­кыңны, гомумән, үзеңне өйрәнергә кирәк.

Үз стилеңне эзләгәндә, син кием­нең теге яки бу фасонын гына сайламыйсың. Киемең аша син дөнья­га идеалларың хакында белдерәсең, үз-үзеңне ачасың. Синең дөньяга үзенчәлекле карашың, хис-кичерешләрең, уй-фикерләрең бар. Син - уникаль шәхес, синең кебек кызның моңа кадәр әле булганы юк, ул юк һәм булмаячак та. Шуңа күрә үзен­чәлегеңне җуйма, күңелеңә, кәефе­ңә туры килгән кием табарга тырыш!

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев