Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Мода һәм имидж нәрсә белән аерыла?

Мода ул - вакытның кеше кие­мендә чагылышы.

Аңа җәмгыятьтә бара торган барлык үзгәрешләр тәэ­сир итә. Мода артыннан куып җитеп булмый: аның холкы бик җилбәзәк һәм тиз үзгәрүчән. Модельерлар әле кайчан гына яңа коллекция тәкъдим иткән, яңа юнәлешне үзләштергәннәр иде. Шуннан файдаланып, син бөтен дусларыңны соңгы мода буенча те­гелгән күлмәк белән шаккатырмакчы булдың, ә ул күлмәк бераздан, ак­туальлеген җуеп, үткән заман киеме­нә әйләнде дә куйды.

«Имидж» - инглиз сүзе. Ул «об­раз», «сурәт», «чагылдыру», «тасвир­лау» мәгънәләрен аңлата. Үз имид-жың ярдәмендә син сүзсез генә кәе­фең, холкың хакында тирә-юньгә хәбәр итәсең, кешеләр күңелендә үзең турында билгеле бер тәэсир калды­расың. Шулай да, дөрес имидж сай­ласаң, алар киемеңә, чәчеңә түгел, ә синең үзеңә сокланыр.

Кемдер гомере буе бары бер имидж белән йөри, аны камилләш­терә. Кемнеңдер имиджлары күп­төрле, ул аларны кәефенә карап үз­гәртә ала.

Мода килә дә китә, аның үзгә­рүен, яңаруын сизми дә каласың. Шуңа күрә иң мөһиме - үзеңә туры килгән, эчке дөньяңны чагылдыра торган кием сайлау.

Мода һәм стиль бер даирәгә ка­раган төшенчәләр булсалар да, бер-берсеннән аерылып торалар. Соңгы мода буенча киенгән кеше турында «аның үз стиле бар» дип әйтеп бул­мый әле. Чөнки дөрес һәм матур киенү өчен зәвык һәм үз имиджың-ны булдыру кирәк.

Имидж синең киемнәрең генә түгел, үз-үзеңне тотышың, киенү рәвешең дә.

Син кешеләр җәмгыятендә яши­сең, һәрбер җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның билгеле бер кагыйдәләре, калыплары бар. Әлеге кагыйдәләр­не, алар сиңа ошасалар да, ошамаса-лар да, үтәргә кирәк. Кечкенә ва­кытта әниең сиңа «рәхмәт», «зинһар өчен» кебек тылсымлы сүзләрне өйрәткәндер, аларны кайсы очрак­ларда әйтергә кирәклеге хакында еш исеңә төшереп торгандыр. Шул рәвешле аның сине ярдәмчел, шәфкатьле, җаваплы итеп күрәсе кил­гәндер. Синең тирә-юнеңдәгеләргә ягымлы, нәфис һәм әдәпле булып күренәсең киләме? Алайса, матур, аңлаешлы тел белән сөйләш, фике­реңне төгәл итеп белдер. Синең ке­бек зур кызга инде тупас, ямьсез сүз­ләрне әйтергә ярамаганлыгы хакын­да искәртеп торасы да юктыр.

Үз имиджыңны формалаштыр­ганда, син төрле стиль һәм юнә­лешләрдән файдалана аласың. Иң мөһиме - тәҗрибә ясаудан курык­ма! Чөнки оста имиджмейкер бар­лык кагыйдәләрне яттан белеп, алар-ны үтәүче генә түгел, яңа калыплар, яңа модельләр уйлап табучы да.

Бәлки, беренче тәҗрибәләрең якыннарың тарафыннан хупланмас та. Шулай да алар башкаларны сиңа яңача карарга мәҗбүр итәр. Синең белән бер дә дуслашырга теләмәгән кызлар бераздан үзенчәлекле сти­леңә һәм кабатланмас имиджыңа сокланыр.

Иң беренче чиратта, башкалар­ның фикерен үзгәртергә омтылма, ә үзенчәлекле, отышлы якларыңны, эчке дөньяңны чагылдырган образ тудырырга тырыш. Син үзеңә үзең бәя бирә алмасаң, тырышлыгыңны башкалар да бәяли алмас. Чөнки тирә-ягыңдагыларга ошар өчен, иң элек үз-үзеңә ошарга кирәк бит. һәркемнең бәхете үз кулында. Уңышлар сиңа!

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Син гашыйк булдың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Это не совсем то.