Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Мин пессимист түгел!

Миңа хәзер уналты яшь. Моннан ике ел элек булган проблемаларым турында сезгә дә язасым килә.

Бәлки, минем ялгышларны күреп, башка кызлар да үз ялгышларын аңлар. Хәзер инде бу турыда тыныч кына яза алам, ә ул көннәрдә үз-үземне кая куярга белми идем.

Борчылуымның сәбәбе – сыйныфыбызга күчеп килгән Регина исемле кыз булды. Ул озын буйлы, чибәр кыз. Укуы да әйбәт, спорт белән дә кызыксына. Без аның белән тиз арада дуслашып та киттек. Дуслаштык, чөнки аларның гаиләсе безнең күрше йортта фатир алган булып чыкты. Бергә мәктәпкә бардык, бергә кайттык, волейбол секциясенә йөрдек. Регина шат күңелле, аның белән һәрвакыт кызык, әллә каян кирәкле сүзләрен табып бетерә – кыскасы, ул, әни әйтмешли, күз өстендәге каш кебек. Бер генә нәрсә эчне пошыра иде: дусты Марат та безнең белән булды. Элек ул гел миңа гына карап тора иде, Регина килгәч, аңа күбрәк игътибар бирә башлады кебек. Бу хәлгә сыйныфташым Аделиянең дә эче пошкан булып чыкты. Миңа сер итеп кенә Регинаның Тимурга гашыйк булуын, аны үзенә каратырга җыенуын әйтте. Менә шуннан соң мине алмаштырып куйдылармыни? Көнчелек уты бик начар нәрсә икән ул. Миңа инде Регинаның һәр сүзе дус егетемне үзенә гашыйк итәр өчен тырышу булып тоела башлады. Мин тиз кызып китүчәнгә әйләндем, элеккечә ачылып сөйләшә алмый башладым, үз эчемә бикләндем.

Ә бер тапкыр, чираттагы истерика вакытында, барысын да әнигә сөйләп бирдем. Ул миңа үз-үземә читтән карарга ярдәм итте. Ярату ул эгоизм түгеллеген, үз-үзеңне хөрмәт итү кирәклеген төшендерде. Әйе, хәзер беләм инде: көнчелегем белән үземнең генә түгел, башкаларның да кәефен төшергәнмен, Тимурның сайлау хокукы турында онытып җибәргәнмен. Үзегез уйлап карагыз, һәрвакыт шат күңелле Регина янында караңгы чырайлы, бөтен дөньясына үпкәләгән кызның шанслары зур микән?

«Сиңа тартылуларын теләсәң, якты йөзле бул!» дигән иде әни. Ник Вуйчичның китаплары да булышты миңа. Сәламәтлеге чикле кеше оптимист булалганны, нигә мин пессимист булырга тиеш әле? Ә Регина белән Тимурга килгәндә, без бүгенге көндә дә дуслар. Ә миңа соңгы вакытта Маратның күбрәк ошый башлавын сизәм. Ул мин холыксызланып йөргән вакытта да, авырып ятканда да гел янәшәдә булды. Элек аны артык җитди дип уйлый идем. Ә егетләрнең җитди булуы начар сыйфат түгел дип уйлыйм мин хәзер.

Гөлназ, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев