Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Мин гашыйк булдым бугай...

Редакциябезгә киңәш сорап язылган хат килде. Четрекле хәлдә калган хат иясенә психолог җавабын җиткерәбез

Хөр­мәт­ле ре­дак­ция, сез­гә бер  үте­не­чем бар иде. Дус кы­зым ки­ңә­шен тот­сам, дө­рес эш­лә­мәм дип кур­кам. Әни­ем дә аны хуп­лый.

Бер ел элек мин ин­тер­нет­та бер егет бе­лән та­ныш­тым, аның кер­гә­нен, җа­вап бир­гә­нен күр­сәм, шат­лык­тан ниш­ләр­гә бел­ми идем. Үзен­нән-үзе ел­ма­я­сы ки­леп то­ра. Нәр­сә­ләр ту­рын­да гы­на языш­мый идек без. Ике­без дә «Мо­ло­деж­ка» ны ка­рый­быз, ике­без дә Сер­гей Ла­за­рев  бе­лән Эл­вин Грей дип үлеп то­ра. Смай­лик­лар җи­бәр­сә дә кү­ңел кү­тә­ре­леп ки­тә.

Ә бер тап­кыр, га­и­лә­без  бе­лән  та­би­гать­кә чык­кач, якын­да гы­на ял итү­че га­и­лә­гә кү­зем төш­те. Дө­рес­рә­ге, озын буй­лы, зәң­гәр күз­ле бер егет­кә. Аның да ми­ңа ка­рап-ка­рап ал­га­нын сиз­дем. Мин  га­шыйк бул­дым бу­гай. Ул кич­не дә, икен­че көн­не дә гел   аның ту­рын­да уй­ла­дым. Ин­тер­нет дус­тым – Аль­берт бе­лән ин­де ара­ша­сым кил­ми­чә ге­нә язы­ша баш­ла­ган идем, аның да га­и­лә­се бе­лән парк­ка ба­руы ту­рын­да бел­гәч, сис­кә­неп кит­тем. Бе­рүк җир­гә бар­ган бу­лып чык­тык бит без! Ә иң шак­ка­тыр­га­ны – без бер-бе­ре­без­не күр­гән бу­лып чык­тык! Ул да ми­не ошат­кан! Әле­гә ка­дәр без  яше­рен ава­тар­ка­лар аша ара­ла­ша идек.

Шул  көн­нән баш­лап без оч­ра­шып йө­ри баш­ла­дык. Бу ми­нем иң бә­хет­ле көн­нә­рем бул­ды. Лә­кин бер­ни­чә ай­дан Аль­берт үзен баш­ка­ча­рак то­та баш­ла­ды, дор­фа­рак, ту­пас­рак. Ми­нем хат­лар­га да җа­вап бир­ми тор­ды. Ан­на­ры ми­ңа аның баш­ка кыз бе­лән оч­ра­шу­ын әйт­те­ләр. Ул көн­нәр­дә мин ашау­дан кал­дым, бер­кем бе­лән сөй­лә­шә­сем кил­ми иде. Та­гын бе­рәр ай­дан ул, бер­ни бул­ма­ган­дай, ка­бат ми­ңа хат яз­ды.

Дус кы­зым  без­нең ара­ла­шу­га кар­шы. Ә мин ниш­ләр­гә дә бел­мим. Үзем­не ул бул­ган­да гы­на әй­бәт хис итәм. Та­гын ел­мая, кө­лә баш­ла­дым.

Ләй­лә.

Гөл­да­ния Шәй­дул­ли­на, пси­хо­лог:

Ләй­лә­нең Аль­берт­ка ыша­нып бет­мә­ве, ара­ла­шыр­га­мы-юк­мы дип ике­лә­нүе  аң­ла­шы­ла, әл­бәт­тә. Әм­ма мин пси­хо­лог бу­ла­рак бу дус­лык­ның Ләй­лә­гә за­ра­ры ти­яр, дип уй­ла­мыйм. Ки­ре­сен­чә, 16-17тә, яшь­лек­нең бу ма­тур чо­рын­да дус­ла­рың ни­ка­дәр күб­рәк бул­са, шу­лай ях­шы­рак. Бу бит үзең­не эз­ләү чо­ры, ру­хи як­тан үсеш ва­кы­ты. Һәм шул ук ва­кыт­та дус­лар сай­лар өчен дә иң ку­лай ва­кыт.

Аль­берт­ның да баш­ка кыз бе­лән дус­ла­шып алу­ын­да тра­ге­дия юк. Ул да эз­ли. Һәм мон­да  иң мө­һи­ме шул –  ике ара­да ба­ры­бер дис­тан­ция сак­ла­ныр­га ти­еш. Сүз хә­зер­гә ба­ры тик дус­лар­ча мө­нә­сә­бәт­ләр ту­рын­да гы­на ба­ра ала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев