Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Матур буласың килсә...

Матур булу нәрсә икән ул?

Матур кием киюме, матур прическа, матур макияж ясаумы? Бәлки, ул матур алка, матур муенса тагудыр? Дөрес, матур булу өчен, боларның барысы да кирәк. Тик шулай да тән тиресе, тырнаклар, буй-сын турында онытып җибәрдең бугай. Гүзәл булу өчен, алар, иң беренче чиратта, сәламәт булырга тиеш. Күз алдыңа китер: керфекләреңә тушь буядың, күз кабакларыңа тень төшердең ди. Тик нәтиҗә син теләгәнчә килеп чыкмады, күпме генә буясаң да, күз төпләреңнең каралып торуын яшерә алмадың. Бу исә - шактый кәефне төшерә торган нәрсә.

Йә булмаса, битеңә яхшы крем сөртүеңә, кершән ягуыңа карамастан, андагы кайбер тигезсез урыннар һаман күренеп тора. Димәк, бит тиресен дәваларга кирәк.
Матурлык серләренә төшенү өчен, сиңа төрле файдалы киңәшләрне истә тотарга кирәк. 

Иң беренче киңәш:

БУЙ-СЫНЫҢ ЗИФА БУЛСЫН
Шуны исеңдә тот: зифа буй-сын һәрвакыт модада. Карт әбиләр кебек бөкрәеп йөрү кыз кешене бизәмәс, шуңа күрә гәүдәңне төз тотарга тырыш. Урамнан барганда да, үзеңә игътибар итәргә өйрән. Якындагы витриналардан төз гәүдәңне күрү сиңа канәгатьлек хисе бирер. Мәктәптә яисә башка җәмәгать урыннарында утырганда, үзеңне контроль-
дә тотарга өйрән. Бөкрәеп утыру, беренчедән, бик ямьсез күренеш булса, икенчедән, сколиоз (умырткалыкның, уңга яки сулга бөгелеп, дөрес формасын югалтуы) авыруын китереп чыгарачак. Ә бу сиңа һич тә кирәк түгел, чөнки синең бөтен дусларың, иптәшләрең арасында иң зифа буйлысы буласың килә.
Хәзер стена янына бас та үзеңне тикшереп кара. Баш артың, калак сөякләрең, янбашларың һәм үкчәләрең диварга (стенага) тиеп тора икән, шатлана аласың: умыртка баганаң сәламәт. Тәнеңнең кайсыдыр өлешләре стенадан бөтенләй ерак торса, борчылырга урын бар дигән сүз. Димәк, сиңа дәваланырга кирәк.
Яхшы буй-сын булдыру өчен, түбәндәге күнегүләрне ясарга киңәш итәр идек. Курыкма, алар бик гади. Йә, башладыкмы?


*  Стенага аркаң белән терәлеп бас, баш артың, калак сөякләрең, янбашларың, үкчәләрең диварга тиеп торсын. Эчеңне эчкә таба җый. Әлеге халәттә 5 минут басып торганнан соң, шушы торышны саклап, бүлмә буйлап йөр. Аннан стена янына бас һәм үзеңне тикшереп кара: беренчел халәтне саклый алдыңмы икән? Күнегүне берничә мәртәбә кабатларга кирәк.


*  Урындыкка утыр, калак сөякләреңне бергә кушып, кулларыңны
өскә күтәр. Тигез һәм тыныч итеп сула, әкрен генә сана. 5 кә җиткәч, урындыктан тормыйча гына, өскә үрел (әйтерсең син нәрсәнедер үрелеп алырга телисең). Аннан әкрен генә башлангыч халәтеңә кайт. Күнегүне 10 тапкыр яки артыграк яса.


*  Туры итеп бас.  Уң кулыңны әкрен генә терсәктән бөгеп, иңсәң аша аркаңа җибәр. Аны сул кулың белән тотарга тырыш. Бармакларыңны «йозак» итеп берничә секунд кысып тор. Башлангыч халәтеңә кайт һәм әлеге күнегүне сул кулың белән эшләп кара. Күнегүне, кулларыңны чиратлаштырып, 8-10 мәртәбә яса.


*  Чираттагы күнегүне ясап карамаган бер генә кыз да юктыр. Туры итеп бас һәм баш өстеңә китап куй. Шул рәвешле күпмедер вакыт басып тор, аннан бүлмә буйлап йөреп кара. Бер китап урынына берничәне куеп, күнегүне катлауландыра да аласың. Ничек, килеп чыктымы?

Башка «йөк» куеп йөрү европалыларга Һиндстаннан кергән. Анда барлык хатын-кызлар да җиләк-җимеш салынган кәрзиннәрдән алып су тутырылган авыр кувшиннарга кадәр баш өстендә йөртәләр. Кызларны моңа кече яшьтән ук өйрәтәләр, шуңа күрә дә һинд кызларының буй-сыны күпләрне көнләштерерлек.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Макияж ясау серләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев