Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Макияж төрләре

Макияж төрләре белән танышып үтик.

Табигый макияж. Биттә косме­тика юк дәрәҗәсендә. Сиңа бары тушь, бераз кершән, иреннәргә таби­гый төстәге ялтыравык кына кирәк. Әлеге макияжны, кирәк булса, бик тиз генә кичке, гламур, бәйрәм макияжына үзгәртергә мөмкин.

Романтик макияж. Сиңа нәфис буяулар, алтынсу, көмеш төстәге тон­нар, алсу төс кулланырга кирәк бу­лыр. Әйтергә кирәк, бу төр макияж гашыйк итү көченә ия.

Эшлекле макияж. Биредә артык кычкырып торучы ачык төсләрдән баш тартырга, бары пастель тонна­ны гына кулланырга туры килер. Әлеге макияж тыйнак һәм шул ук вакытта бик ышанычлы булырга тиеш. Гадәттә, аны көндәлек эш урыннарына барганда ясыйлар.

Кичке макияж. Исеңдә тот: би­редә акцент йә күзләргә, йә ирен­нәргә генә ясалырга тиеш.

*  Иреннәргә акцент. Керфеклә­реңә тушь буя, теньнәрнең тоныграк төсләрен сайла. Ирен иннеге исә, ки­ресенчә, бик ачык һәм сусыл булыр­га мөмкин. Иннек төсен дөрес сай­лау биредә зур роль уйный.

*  Күзләргә акцент. Монда син төрле төстәге теньнәрне эшкә җигә аласың. Алар ярдәмендә серле, хис­чән, кыргый образлар тудырырга мөмкин.  Иреннәр исә кычкырып тормаган тонык төсләр яисә нейт­раль ялтыравык белән генә буяла.

Гламур макияж. Керфекләрең озын, иреннәрең төсле, күз кабакла­рың ялтыравык булырга тиеш. Алтынсу төсләр ачык саргылт чәчле кызларга, ә бронза төсе кара чәчлеләргә килешә. Гламур макияжның нигезе - күзнең эчке почмагына таба сөртелгән караңгы төстәге тень. Ә ялтыравык теньне бөтен күз каб­гына, каш астына йә күз почмакла­рына төшерергә була.

Хәзер инде син төсләр сайларга да, косметик чаралардан файдала­нырга да өйрәндең. Туган көннәргә, төрле кичәләргә барганда, иреннә­реңне, күзләреңне буяу кыенлык ту­дырмас.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык КЫЗЛАР макияж