Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Кызыну - үзе бер сәнгать

Әгәр син кып-кызыл булгансың икән, иртәгә үк каралачакмын дип хыялланма: пешү белән кызыну икесе ике нәрсә.

Ике сәгать кояш астында торсаң - эшең бетте, кодагый! Ә хәйләкәр күзәнәкләр пешү дәрәҗәсен хәтерләп калалар һәм берничә елдан тире рагы башланырга мөмкин.
Ак тәнле кешеләргә кояшка булдыра алганча азрак күренергә кирәк.
Юеш тәнгә нурлар ныграк тәэсир итә, шуңа күрә судан чыгу белән яхшылап сөртенегез. Югыйсә, су тамчылары лупа кебек кыздырып тәнегезне яндырачак.
Әгәр дә арган булсагыз, кояш астында утыру сезне бөтенләй бетерәчәк.
Суга керер алдыннан күләгәдә утырып бераз суынырга кирәк.
Кызынганда артык күп сыеклык эчәргә ярамый, бигрәк тә кока-кола, пепси-кола ишеләр начар тәэсир итә.
Галимнәр исәпләвенчә, ак тәнле кешеләр үз гомерләрендә организмга зыян китермичә генә 50 мең сәгать кояш астында була алалар. Ә кара кучкыл кешеләр - 150 мең сәгать. Шуннан соң тиренең саклану сәләте бетә.
Җиңел сарафан яки киҗе-мамык тукымадан тегелгән футболка кояш нурларының 60 процентын үткәрә.
Кояш  нурларының  иң  куркыныч   вакыты көндезге 12 дән 16 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев