Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Компьютер заманы

Гадәттә: «Хатын-кыз һәм техни­ка - бер-берсенә бөтенләй дә туры килми торган төшенчәләр», - дип әйтергә яраталар.

Дөрес, кызларның техникага мөнәсәбәте гаять үзенчә­лекле, тик алар беркайчан да юга­лып калмыйлар. Хатын-кызлар теләсә нинди техникага ияләшә, яраклаша белә. Компьютермы ул, кер юу машинасымы, әллә автомо­бильме - гүзәл затлар барысын да җиңеп чыга, барыбер үз дигәннәренә ирешә. Шулай булгач, техниканы кызлардан аерып карарга ашык­мыйк әле.

Компьютер белән дуслыгың шак­тый нык, шулаймы? Әйе, хәзер бу төр техникасыз бер генә баланы да күз алдына китереп булмый. Си­неке әнә каршы як почмакта тора. Аның сүнеп тә торганы юк бугай. Реферат язасыңмы, дусларың бе­лән аралашасыңмы, Интернеттан мәгълүмат эзлисеңме, җыр язды­расыңмы, фотоларыңны куясың­мы - барысына да шул компьютер ярдәмгә килә. Алай гына да түгел, син компьютерда озын төннәр буе «казынырга» яратасың, әле бу, әле теге программаны урнаштырасың, әллә нинди уеннар, мәгълүматлар яздырасың. Компьютер турындагы калын-калын китапларны күптән укып бетердең инде. Үзеңне бу төр техникадан башка күз алдына да китерә алмыйсың кебек. Аның ту­рында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Тик арттырып кына җибәрмә, хоб­би укуга зыян салырга тиеш түгел. Аннан соң көнозын компьютер ал­дында утыруның күзләргә, гомумән, бөтен организмга зарарлы икәнен онытма. Вакыт-вакыт физик күне­гүләр эшләп алу синең файдага гы­на бит.

Компьютер белән дуслыгың сиңа алдагы тормышыңда да һәрвакыт кирәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев