Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Хоббины ничек сайларга?

Еш кына мәктәптән кайткач, нишләргә белми аптырыйсыңмы? Атнага ике тапкыр була торган «Оста куллар» түгәрәгеннән соң да, өйгә бирелгән эшләрне үтәгәннән соң да, буш вакытың каламы? Алай­са, сиңа кичекмәстән үз хоббиеңны табарга кирәк.

Тик хобби уку белән бәйләнешле түгел, бөтенләй башка юнәлештә булсын. Әйтик, бәйләү, чигү, тегү, фотога төшерү, велосипед­та йөрү һ.б. Әнә күпме алар - ул шөгыльләр. Алар синең иҗади фи­керләвеңне, интуицияңне үстерергә, төрле хәлләрдә яңа чишелешләр та­барга ярдәм итәр.

Хоббины ничек сайларга соң?

Башта үзеңә сорау бир: «Мине нәр­сә кызыксындыра? Минем харак­терыма нәрсә җитми?» Әгәр синең башлаган эшне ахырына җиткерер­гә түземлегең җитми икән, чигү, бәй­ләү белән шөгыльлән. Чөнки алар нәкъ менә түземлек таләп итәчәк. Бу исә синең характерың башка як­ка үзгәрә ала дигән сүз. Сине өйдән тартып чыгарып булмый, компьютер каршында утыруыңны дәвам итә­сеңме? Җитте, хәзер үк турклубка языл, фотога төшерү, велосипедта йөрү белән шөгыльләнә башла. Сиңа күбрәк кешеләр янында бу­лырга, аралашырга кирәк.

Оялчан, йомык кешеләргә хобби яңа танышулар алып килергә мөм­кин. Яраткан шөгылең, яңа фактлар, яңалыклар турында сөйләп, үзең дә сизмәстән, башкаларның игътибарын җәлеп итәсең бит. Төрле күргәзмә­ләргә йөреп, тематик сайтларга ке­реп, бик күп дуслар таба аласың. Ә кем белә, бәлки, нәкъ менә күргәзмә­дә син үзеңнең булачак мәхәббәтең­не очратырсың.

Исеңдә тот: хобби кайвакыт кешенең алдагы тормы­шына, профессия сайлауга этәргеч була. Газета-журналларга мәкаләләр язган кешеләр университетның фи­лология яисә журналистика бүлеген сайлый. Аннан инде төрле газета-журнал, телевидение редакциялә­рендә үк эшли башлый. Бизәнү әй­берләре: алкалар, муенсалар, белә­зекләр ясау белән мавыгучылар исә уку йортының дизайнерлар әзерли торган бүлегенә бара.

Хоббиең белән кызыксынучы­лар булса, аларга юнәлеш бирә, яр­дәм итә аласың. Уртак хоббилы ке­шеләр әнә шулай туплана да инде. Син алар белән төрле темаларга ки­ңәшләшә, сөйләшә аласың. Менә, үзең дә сизмичә, яңа дуслар таптың бит!

Әгәр син нәрсә дә булса тегә, бәй­ли аласың икән, туганнарыңның, иптәшләреңнең туган көннәренә курыкмыйча үзең бәйләгән баш­лык, шарф йә булмаса чигелгән матур кулъяулык, мендәр тышы бүләк итә аласың. Бу якыннарың­ны, һичшиксез, сөендерер, чөнки син ул бүләкләргә күңел җылың­ны салдың, бөтен тырышлыгыңны куйдың бит. Кибеттән алынган фо­то кысасына, китапка караганда, кулдан бәйләнгән башмаклар, чи­гелгән яулыклар кадерлерәк.

Сизәсеңме, хобби сиңа күпме яңалык алып килде: яңа танышлар, яңа халәтләр, яңа мәгълүматлар. Яшәү рәвешең дә күңеллеләнеп киткәндер. Тик шулай да хобби си­нең төп эшеңә зыян салырга тиеш түгел. Син - укучы, шуңа күрә бөтен вакытыңны яраткан шөгылеңә генә багышлама.

Һаман хобби сайлый алмаучыларга чикләр юк. Агач эшләре белән шөгыльләнергә, рәсем ясарга, җыр­ларга, биергә була. Күңелеңә якы­нын курыкмыйча сайлый аласың. Белгечләр раславынча, нәрсә белән дә булса шөгыльләнүче кешеләр хроник авырулар белән сирәк авы­рый.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

«Кызлар колагына» рубрикасы буенча яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев