Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Дусларны ничек сайларга?

Дусларың булу ничек шәп бит ул! Серләреңне сөйлисең, бергәләп нәрсәдер уйлап чыгарасың! Дустың белән хәтта дәшми генә торуы да рәхәт.

Дустың белән син үзеңне ничек бар шулай тотасың, яхшырак булырга тырышмыйсың. Ул синең кимчелекләреңне белсә дә, көлми, башкалар алдында көлкегә калдырырга тырышмый. 

Ничек уйлыйсың: нигә кемнеңдер дуслары күп, ә кемнеңдер – бөтенләй юк?

 

Ярдәмчел, шаян, кыю, ачык күңелле кешенең дуслары күп була.

Әгәр син шундый икән, димәк бар да тәртиптә!

 

Әгәр син оялчан, юаш, аз сүзле икән, дусларың булмаска да мөмкин.

Һәр кешенең үзе өчен иң кирәкле әйберсе була.(хикәя)

***

Һәркем, ишетәсеңме, һәркем – кем генә, нинди генә булса да – яратуга, хөрмәткә һәм дуслыкка лаек! Һәм һәркем үзенә якын дуслар таба ала. Һәркем!

***

Дусларны ничек сайларга?

1.Дусларны бик җентекләп һәм игътибар белән сайларга кирәк. Янәшәңдә сине санга сукмаган һәм ышанычсыз кешеләр булудан саклан.

2. Кайбер малайлар һәм кызлар үзләренә ошаган кешеләр янына барып дуслык тәкъдим итәргә ояла, көләрләр дип курка. Һәм күпне югалталар: чын дус буласы килгән кеше беркайчан да башка кешедән көлмәячәк һәм яңа дуска сөенәчәк кенә.

3. Әгәр дә әлегә танышу һәм дуслашу барып чыкмый икән, беркайчан «мин әллә нинди инде»  диеп күңелеңне төшерә күрмә. Беркем дә тумыштан велосипедта йөри белми! Дуслашырга да өйрәнергә кирәк!

***

Уйлап кара әле:

Син кемнәр белән беркайчан да дуслашмаячаксың?

Дуслык кадерен белмәүче... әләкләшкән...сереңне башкаларга сөйләгән...сине түбәнсетергә теләгән һ.б. кешеләр белән, шулай бит? Андый сыйфатларга ия кеше чын дус булалмый шул.

Ә кемнәр белән дус булыр идең? Безгә язып җибәр әле.

БЛОГЕРЫ: Инсаф Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев