Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Чисталык - беренче чиратта

Матур булу серләре гап-гади ги­гиена таләпләрен үтәүдән башлана.

«Гигиена» сүзе грек телендә «сәламәт­лек китерүче, дәвалаучы» дигәнне аң­лата. Әлеге бүлектә без юыну, су процедуралары турында сөйләшербез.

Мунча керергә яратасыңмы? Ә каен себеркесе белән чабынырга? Яратмыйсың? Юкка, чөнки мунча иң яхшы Sра салоннардан да узды­ра. Бу инде атаклы косметологлар тарафыннан да расланган.

БУ КЫЗЫК!

Sра - Бельгиядәге дәвалау узлегенә ия булган сулы ку­рорт исеме.

Ә син мунча керүдән үзеңә бәй­рәм яса. Иң элек җылы парда утыр. Тәнеңдәге бөтен тирләр, пычраклар җебесен, тән күзәнәкләрең ачыл­сын. Тик парланыр алдыннан ба­шыңа киез эшләпә кияргә онытма. Ул синең башыңны, чәчләреңне эсседән саклаячак. Бераздан каен яисә имән, ак чыршы себеркесе белән чабын. Себеркенең сихәте бө­тен тәнеңә таралсын. Чабынганнан соң, салкынча су белән коенырга менә дигән вакыт. Синең инде конт­раст температура турында ишет­кәнең бардыр. Кайнар су белән сал­кын суны чиратлаштырып коену организмны чыныктыра, кан тамыр­ларын киңәйтә. Аннан инде чәчләреңне, тәнеңне үзеңә ошаган шам­пунь, сабын яисә душ өчен гель бе­лән юа аласың. Шулай ук төрле скраблар, бәлзәмнәр дә кулланыр­га була. Тәнеңә бераз тоз, чәй со­дасы кушылган бал сылау да фай­далы. Иң ахырдан чиста су белән коен.

Мунчадан соң, җимеш, бал, татлы кайнатма белән чәй эч. Бүген инде синең йокың да башка көннәргә караганда тәмлерәк булыр.

Душта иртән дә, кичен дә кое­нырга була. Гимнастика ясап, спорт белән шөгыльләнгәннән соң да тиз генә юынып чыга аласың. Биредә дә, кайнар һәм салкын суны чират­лаштырып, контраст температура ясарга мөмкин. Җиләк исе килеп тора торган душ өчен гель исә синең кәефеңне күтәрер.

Ваннаны исә төрле тозлар, кү­бекләр салып керергә була. Синең киноларда ап-ак күбек эчендә ятучы актрисаларны күргәнең бар инде.

Ә син алардан кай җирең белән ким? Кызыктыңмы? Алайса, ванна бүлмәсенең тиздән синең яраткан бүлмәләреңнең берсенә әйләнә­чәгенә шигебез юк.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Макияж ясау серләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев