Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Барыгыз да матурлар!

Кызларны иң кызыксындырган тема, ул, мөгаен, модадыр.

Мода

Быелның яз-җәй айларына нинди киемнәр модага керәчәген беләсезме? Иң отышлы тандем: спорт стилендәге кием һәм заманча бию элементлары яки классика икән. Дизайнерлар яшүсмерләр киеме беренче чиратта уңайлы булырга, хәрәкәт итәргә комачауламаска тиеш дип саный.

База киемнәр

Теләсә нинди гардеробның нигезе – база киемнәре. Нинди була алар?

* гади тегелешле

* аларда бер бизәк элементы да булмый

* иң төп үзенчәлеге – барлык база киемнәрен дә бер берсенә туры китереп киеп була. Димәк шкафтагы теләсә нинди база футболкасын алып кигәндә дә ул теләсә нинди база чалбарга туры киләчәк.

Моннан тыш, база киемнәре башка киемнәр белән дә туры килә ала. Бу очракта инде төсләргә игътибар итәргә кирәк.

Гадәттә, база киемнәре соры төсләрдә, яки ак-кара була. Яшүсмерләр гардеробы бу кагыйдәгә буйсынмый. Шкафыгыздагы база киемнәр арасында ачык, «янып» торган төслеләре дә булсын. Мәсәлән, зәңгәр яки куе кызыл төстәге джемпер, сары футболка, көрән водолазка.

Леопардлы принт

Быелгы төп тенденцияләргә күз салыйк.

Леопардлы принт – бу беркайчан да модадан чыкмый торган классика.  Гардеробыгызда шундый бер генә кием булса да яхшы. Леопардлы принт – актив, кыю кызлар өчен.  Шундый итәк һәм ак блузка яки ак футболка бик яхшы туры киләчәк. Бу берәр чарага барырга һәм көллият кебек уку йортларында белем алучы кызларга менә дигән образ. Болай киенгән очракта аксессуар бик аз гына  кулланыла. Леопард принтлы күлмәк (рубашка) джинсы чалбар белән дә матур күренәчәк.

Шортылар

Велосипедта йөрү өчен тегелгән шортылар быел аеруча популяр булыр дип көтелә. Алар спорт белән шөгыльләнү өчен генә түгел, көндәлек кием буларак та уңайлы.  Үзеңә туры килә торган модельне сайлап алырга гына кирәк. Кайберәүләр сыланып торганны, кайберәүләр капчык сыманрак иркен шорты ярата. Аларны пиджаклар, күлмәкләр (рубашка) белән туры китереп була.

Көндәлек киемнәр

Күпфункцияле кием эзлисең икән, кызыллы-аклы күлмәк (рубашка) шәп вариант. Карго-чалбарлар 2022 ел яшүсмерләр модасына әйләнеп кайтты. Ул 90нчы елларда бик популяр булган.

Ак кроссовка быел да популярлыгын югалтмый. Аны төрле кием белән туры китерә аласың. Ул джинсы чалбар, итәк, күлмәк, спорт костюмы белән дә матур күренәчәк.  

Кояш төсләре

Җәй көне исә көрән-кызыл кебек җылы төсләр модада булачак. Чия һәм кишер сары төсләрен кушып, идеаль образ тудырырга була. 

 

Син иң матуры

Тик барыбер дә модага туры килә дип кенә киенергә ярамый. Беренче чиратта кигән киемең үзеңә уңайлы булсын, килешеп торсын.  Ул башкаларга түгел, ә беренче чиратта синең үзеңә ошарга тиеш. Көзгегә кара әле, күрдеңме? Син – иң матуры, белеп тор!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев