Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Балчыктан – йөзек

Мин – Ша­га­ли­е­ва Зи­лия, Әҗ­мәт авы­лын­да яшим, Так­та­ла­чык мәк­тә­бен­дә укыйм. Ми­ңа 13 яшь, буш ва­кы­тым­да рә­сем ясар­га, ки­но­се­ри­ал­лар ка­рар­га яра­там. Һәм җәй­не дә бик яра­там. Шу­шы җәй­ге көн­нәр­дә по­ли­мер бал­чык­тан төр­ле кеч­ке­нә сын­нар яки йө­зек­ләр, ку­лон­нар ясап ка­рар­га тәкъ­дим итәм. Әй­дә­гез, йө­зек ясап ка­рый­быз.

Бер­гә­ләп ясыйк

Ки­рәк­ле әй­бер­ләр: по­ли­мер бал­чык (төс­ле яки төс­сез), ан­да төр­ле би­зәк­ләр ясау өчен оч­лы әй­бер (зу­бо­чист­ка), Fimo ла­гы, ак­рил буяу.

1. Баш­та бал­чык­ны йом­шар­та­быз.

2. Ди­а­мет­ры бар­мак ка­лын­лы­гы бу­лыр­лык итеп бал­чык­тан әй­лә­нә ясый­быз.

3. Оч­лы әй­бер бе­лән би­зәк­ләр яки хай­ван сы­ны ясый­быз.

4. Йө­зек­не якын­ча 15 ми­нут­ка газ ми­че­нә ку­я­быз (120-130 гра­дус­ка).

5. Бал­чык төс­сез бул­са, аны ак­рил бе­лән бу­йый ала­сың.

Йө­зек­не лак бе­лән кап­лый­быз да җай­лы, ма­тур йө­зе­ге­без әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев