Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Мин сине бүтән яратмыйм...

Беренче мәхәббәт гомерлек була ала, ләкин ул үтеп китәргә дә мөм­кин. Беренче очрак та, икенчесе дә табигый.

Тәүге мәхәббәтеңнең го­мерлек булуында шигең юк икән, без синең өчен бик шат: сакла аны. Ә бер ай элек үлеп гашыйк булган кешеңә бүген бер хисең дә калмаса - нишләргә?

Иң элек үз-үзеңне кулга ал, борчылма. Вакытлар үтү белән, ке­шеләр үзгәрә. Унике яшеңдә сиңа идеаль булып күренгән егетнең бүген бик күп кимчелекләре булган гади кешегә әверелүендә синең бер гаебең дә юк. Син үзгәрәсең: эчке дөньяң, идеалларың үзгәрә. Үз-үзең­не гаепләмә. Хәзер иң мөһиме - элекке сөйгәнеңнең күңелен рән­җетмәү, аның кайгысын киметергә тырышу. Ул үзен гаепле итеп сиз­мәсен, аңа хәзер болай да бик авыр. Артык каты бәрелмә: синең уйла­мыйча әйтелгән сүзләрең аның кү­ңелендә төзәлмәслек яра калдырыр­га мөмкин.

Сөйгәнең мөнәсәбәтләрегезнең суынуы турында үзе башлап әйтсә, нишләргә? «Мин сине бүтән ярат­мыйм» сүзләрен ишетү бик авыр бит! Ләкин аңла: ул синең шәхси милкең түгел һәм һәрвакыт синеке генә була алмый. Егетеңнең сиңа булган хисләре беткән, сүрелгән икән, аны үз яныңда көчләп тотма. Җибәр син аны. Бүгеннән сезнең тормыш сукмакларыгыз аерылды. Синең үз юлың бар, аның - үз юлы.

Ул синең тормышыңнан юкка чыкты... Ләкин синең беркем бер­кайчан да алып китә алмый торган ике терәгең - ике дустың бар: Хәтер һәм Вакыт. Аларның беренчесе сиңа мәхәббәтеңне, якты хисләреңне исеңә төшереп торса, икенчесе күңел яраларыңны төзәтергә ярдәм итәр.

Кешене кемнеңдер кушуы буенча яратып булмаган кебек, махсус рәвештә онытып та булмый. Вакыт­лар үтү белән, матур хатирәләр кал­дырып, сөюең үзеннән-үзе юкка чы­гар. Ә аңарчы ул синең күңелеңне юатыр, уйланмаган гамәлләр кылу­дан саклар. Сөйгәнеңә ачу саклама, бәхет телә - аның бәхетсез булуы турында ишетсәң, сиңа рәхәт булыр идеме соң?

Беркайчан да үзеңне «ни өчен?» соравы белән бимазалама. Аның сине бүтән яратмавында синең бер гаебең дә юк. Син аның хисләрен юкка чыгарырлык кискен үзгәреш­ләр кичермәдең бит инде. Бәлки, ул үзе, аның кызыксынулары, идеал­лары һәм хисләре үзгәргәндер. Лә­кин моңа ул да гаепле түгел, сезнең яшьтә хисләр яшен тизлеге белән үзгәрә.

Тормышыңның башка өлкә­ләренә игътибар ит. Аз гына тырыш­саң да, күңелеңдәге яраң төзәлә башлар. Дусларың белән очраш, театр, музей, киноларга бар. Үзеңә хобби уйлап тап, җыр, бию, тегү түгәрәгенә языл. Шулай итеп син берьюлы ике куянны койрыгыннан эләктерерсең: беренчедән, элекке сөйгәнең турында уйламыйча, оны­тылып торырсың, икенчедән, яңа белем-күнекмәләр алырсың.

Компаниядә, дусларың арасында булу исә сиңа үз хисләреңне конт­рольдә тотарга һәм авыр уйлардан арынырга ярдәм итәр. һәм беркөнне син аның турында ярты сәгать буе уйламыйча торганлыгыңны аң­ларсың. Аннары әкренләп сөйгәнең­не бөтенләй онытырсың.

Сиңа ничек кенә авыр булма­сын, үз-үзеңне түбәнсетеп, егетеңнән сине жәлләвен сорама. Кызгануга корылган мәхәббәт - мәхәббәт түгел инде ул.

Көчле һәм ихлас бул. Үзеңне камилләштер: музейларга, күргәзмә­ләргә бар, кызыклы китаплар укы. Болай эшләсәң, син тиздән һәр мәсьәләгә үз фикере булган акыллы, зәвыклы һәм чибәр туташка әйлә­нерсең. Ә андый туташлар игъти­барсыз кала алмый, һәм беркөнне күңелеңә яңадан мәхәббәт күбәләге кереп оялар.

Бәхетле һәм мәхәббәтле бул!

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Матур буласың килсә...

Зифа буйлы булу өчен күнегүләр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X