Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Бәхетең үз кулыңда

Бу дөньяда бөтен нәрсә дә үзеңнән тора икәнлеген аңлата торган риваять.

Бер ак сакаллы хикмәт иясе — галимнең шәкертләре була. Аларның берсе гыйлем алуга аеруча хирыс булып чыга. «Безнең галимебез, чыннан да, бөтен сорауларга да җавап бирә аламы икән?» — дип укытучысын сынап карарга була ул. Һәм болынга чыгып, бер күбәләкне тота да укытучысы янына бара:

— Әй хөрмәтле остазым, минем кулымдагы күбәләк тереме, әллә үлеме? — дип сорый ул.

Ә үзе бу вакытта: «Әгәр дә укытучым тере, дисә, мин йодрыгымны ныграк кысармын, үле, дисә, учымны ачып очырырмын да җибәрермен», — дип уйлый. 

Укытучысы исә аның соравын ишеткәч елмая да:

— Әй шәкертем, бөтенесе дә синең кулыңда инде, — дип җавап кайтара. 

Хөрмәтле һәм сөекле дустым! Чыннан да, бәхет күбәләге — синең үз кулыңда. Бу дөнья бакчасында сөенечле хәлләргә тап булуың һәм шулай ук, хәсрәт чокырларына тәгәрәп төшүләрең дә үзеңнән тора. Шуны бел: бәхет —иман белән, саф акыл белән яшәргә тырышуыңда.

"Бәхетлеләр календаре"ннән алынды.

«Бәхет күлмәге». Галимҗан Гыйльманов әкияте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев