Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 42нче мәктәбендә язучылар белән очрашу булды

Чаллыда әдәбият көннәре кысаларында шәһәрнең иң яңа уку йорты – 42нче мәктәптә язучылар Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина кунак булдылар.

Февраль азагында Чаллыда әдәбият көннәре узды. Чаллы Язучылар оешмасының 40 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада күп мәртәбәле кунаклар, билгеле сәнгать әһелләре катнашты. Башта мәктәпләрдә очрашулар узды. Чаллының иң яңа уку йорты – 42нче мәктәптә язучылар Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина кунак булдылар.

Мәктәп директры В.Н.Матюшин кунакларны якты, матур белем йорты һәм аның эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәп буйлап үткәрелгән кызыклы экскурсия барышында укытучылар үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Аннан чара китапханәдә дәвам итте.

Укучылар үз талантларын күрсәттеләр, кунакларга кызыксындырган сорауларын бирделәр. Олпат язучы Марсель Галиев, укучылар янәшәсендә балачакларына кайтып, үз истәлекләре белән уртаклашты хәтта.

Җылы кичә күмәк рәвештә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев