Сәяхәтче куян
Укытучыбыз «Сәяхәтче» дигән темага әкият язарга кушты. Биремнең тагын бер кызыклы ягы бар иде әле – глобус, акула, космос, велосипед, самолет, океан, пальма, станция,термос, экскурсия сүзләрен кулланып язарга кирәк иде әкиятне. Ә менә минем шундый әкият килеп чыкты.
Яшәгән ди, булган ди, бер патшалыкта түгел, гади генә бер шәһәрдә, сәяхәтче Куян. Бу Куян җир йөзендәге барлык яңалыкларны белеп торган, бөтен танылган урыннарда булган. Шулкадәр тиктормас булган икән.
Бервакыт бу Куян самолетка утырып түгел, ә велосипедта гына океан күрергә, дөнья гизәргә экскурсиягә чыгып киткән. Үзе белән ашамлык алып тормаган, бары тик термос белән чәй генә алган. Кая баруын чамалау өчен, глобус та эләктергән. Бара торгач, барып җиткән ди бу бер утрауга. Океан утрауларында пальмалар үсә икән. Шул пальмалар арасында адашып йөргәндә, бер акула килеп чыккан да Куянны койрыгы белән күккә чөеп җибәргән. Куян үзен космоска очып киттем дип уйлаган. Шулай очып бара икән, бара икән бу, глобусын тотып... Шап итеп, космос станциясенә килеп төшкән. Шулчак уянып та киткән Куян. Караса, йоклаганда караватыннан егылып төшкән икән.
Шамил Бәдретдинов, Чаллы шәһәре, 39нчы мәктәп, 3А сыйныфы.
Ләйсән Галиуллина рәсеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев