Көмеш кыңгырау

Дәрес әзерләргә өйрәнәбез!

Сез дә­рес әзер­ләр­гә яра­та­сыз­мы? Кү­бе­без, һич­шик­сез, «юк» дип җа­вап би­рә­чәк. Ки­тап­лар­га кү­ме­леп утыр­ган­чы, ма­лай­лар бе­лән рә­хәт­лә­неп урам­да туп ти­бәр, йә бул­ма­са мульт­фильм ка­рар идек әле без. Ан­нан, укы­ту­чы­ла­рын да әй­те­рең бар­мы! Өй эш­лә­рен ник шул ка­дәр  күп би­рер­гә­дер! Әй­тер­сең, дөнь­я­да алар­ның фә­нен­нән ка­ла бер­ни юк! Тик кү­ңел­сез­лә­нер­гә ашык­мыйк әле, дус­ла­рым! Пси­хо­лог­лар без­гә дә­рес әзер­ләү җи­ңел­рәк би­рел­сен өчен бер­ни­чә ысул тәкъ­дим итә­ләр.

Игъ­ти­бар­ны туп­лый­быз

Дә­рес әзер­ләү­не җи­ңе­ләй­тү өчен, бе­рен­че чи­рат­та, үзең­не пси­хо­ло­гик як­тан әзер­ләр­гә – ягъ­ни «җы­е­лыр­га» ки­рәк икән. Бер кай­гың бул­ма­ган­дай ди­ван­да кы­рын ятуы рә­хәт, бил­ге­ле. Әм­ма, әни­ләр әйт­меш­ли, без­нең эш­не ке­ше эш­лә­мәс бит!

Эш өс­тә­лен уңай­лы урын­га ур­наш­ты­рыр­га һәм ти­е­шен­чә як­тыр­тыр­га да оныт­мыйк. Урын­дык­ның да йом­шаг­ра­гын сай­лый­быз. Ки­сә­теп ку­я­быз – идән­гә  яи­сә ка­ра­ват­ка уты­рып дә­рес әзер­ләр­гә яра­мый! Ки­ем дә уңай­лы бу­лыр­га ти­еш. Те­ле­фон­ны, компь­ю­тер­ны (әгәр ул эш ба­ры­шын­да ки­рәк бул­ма­са), те­ле­ви­зор­ны, әй­дә­гез, сүн­де­реп үк ку­я­быз. Бүл­мә ише­ген яба­быз. Өй­дә­ге­ләр­не дә ки­сә­теп ку­йыйк – без­не бер сә­бәп­сез бор­чып, юк-бар йо­мыш бе­лән ке­реп-чы­гып йөр­мә­сен­нәр.  

Эш­кә то­тын­ган­чы ти­рән итеп су­лыш алу да фай­да­лы. Баш мие шу­лай көй­лән­гән – мө­һим­рәк эш­ләр­не ул ях­шы­рак ис­тә кал­ды­ра. Шу­ңа кү­рә өй эш­лә­рен без,  чын­нан да, бе­рен­че урын­га ку­яр­га ти­еш.

Тай­мер бе­лән исәп­ли­без

Ин­де хә­зер тай­мер әзер­ләп ку­я­быз. Һәм һәр­бер би­рем өчен кит­кән ва­кыт­ны  шу­ның яр­дә­мен­дә исәп­ли­без. Бу без­гә кай­сы би­рем­гә күп­ме ва­кыт кит­кә­нен ачык­лар­га мөм­кин­лек би­рә­чәк. Нин­ди­дер фән­гә ки­рә­ген­нән ар­тык күп ва­кыт би­ре­лә икән – әти-әни­ләр­дән яи­сә «от­лич­ник»­лар­дан яр­дәм со­рар­га ту­ры ки­лә­чәк.

Тәр­тип ур­наш­ты­ра­быз

Уку әс­бап­ла­рын тәр­тип­кә ки­те­рү дә иң мө­һим эш­ләр­нең бер­се са­на­ла. Ки­тап-дәф­тәр­ләр­не, руч­ка­лар­ны ба­ры­сын да үз уры­ны­на ку­я­быз. Һәм алар күз ал­дын­да­рак бу­лыр­га ти­еш. Югый­сә, бе­тер­геч йә ли­ней­ка эз­ләп, бик күп ва­кыт­ны әрәм итү­е­без мөм­кин.

План тө­зи­без

Өй эш­лә­ре­нә то­тын­ган­чы, без­гә баш­та план тө­зер­гә ки­рәк бу­ла­чак. Дә­рес әзер­ләү­не бе­рен­че кул­га эләк­кән ки­тап­тан баш­лар­га яра­мый. Иң элек шу­ны ачык­лыйк: го­му­мән, дә­рес әзер­ләү­гә без күп­ме ва­кыт би­рер­гә җы­е­на­быз. Ан­на­ры ин­де бар­лык өй эш­лә­рен бар­лап чы­гар­га ту­ры ки­лә­чәк. Һәр­бер би­рем өчен күп­ме ва­кыт бү­ләр­гә бу­ла икән?

Суз­мый­быз

Өй эш­лә­ре­нә то­ты­ну­ны соң­гы ми­нут­ка ка­дәр суз­мый­быз. Бу, мө­га­ен, иң мө­һим ка­гый­дә­ләр­нең бер­се­дер. Пси­хо­лог­лар мәк­тәп­тән кай­тып ашау бе­лән, дә­рес әзер­ләр­гә уты­рыр­га ки­ңәш итә­ләр.  Кич­кә кал­ды­ру, ар­гач-тал­гач кы­на дә­рес­кә то­ты­ну дө­рес бул­ма­я­чак. Алай гы­на­мы – дә­рес әзер­ләү ва­кы­ты бер­мә-бер озак­ка су­зы­ла­чак. Ир­тән­гә кал­ды­ру үзен бө­тен­ләй ак­ла­мый. Кай­сы­дыр дә­рес­кә өл­ге­рә ал­ма­вы­быз да, күп ха­та­лар җи­бә­рү­е­без дә мөм­кин.

Буш ва­кыт ки­леп чык­са, өй эш­лә­рен мәк­тәп­тә үк эш­ли баш­лар­га да бу­ла.

Мө­һим­нә­рен ае­ра­быз

Би­рем­нәр­не көн­дә­лек­кә яз­ган­да, ае­ру­ча мө­һим­нә­рен (күб­рәк ва­кыт та­ләп ител­гән­нә­рен) бил­ге­ләп ба­ра­быз.  Тиз ара­да эш­ли­се­ләр шу­лай ук бил­ге­лә­нер­гә ти­еш. Бе­рен­че чи­рат­та ир­тә­гә үк тап­шы­ра­сы өй эш­лә­рен әзер­ли­без, ан­на­ры ин­де кү­ләм­ле-кат­лау­лы  дә­рес­ләр­гә то­ты­на­быз. Кат­лау­лы­рак өй эш­лә­рен ал­дан­рак әзер­ли­без.

Ял итәр­гә оныт­мый­быз

Сә­гать­ләр буе баш кү­тәр­ми дә­рес әзер­ләү өй эш­лә­рен тиз­рәк бе­те­рер­гә мөм­кин­лек бир­ми. Ә ме­нә һәр 25 ми­нут са­ен үзе­без­гә һич югы 5әр ми­нут ял бир­сәк...  Бу ва­кыт эчен­дә тә­не­без дә, ба­шы­быз да ял итә­чәк.

Кап­ка­лап ала­быз

Дә­рес әзер­лә­гән­дә кап­ка­лап алу да, су эчеп кую да фай­да­лы. Бо­лар баш мие эш­чән­ле­ген һәм хә­тер­не ях­шыр­та икән. Тик газ­лы су­лар, энер­ге­тик эчем­лек­ләр, бал­лы ри­зык­лар ки­рәк тү­гел. Ә ме­нә сель­де­рей, ал­ма, чик­лә­век­ләр фай­да­лы.

Бү­ләк әзер­ли­без

Үзе­без өчен бү­ләк әзер­ли­без – дә­рес әзер­ләп бе­тер­гән­че үк бе­рәр кы­зык­лы­рак шө­гыль уй­лап та­ба­быз. Ул дус­ты­быз бе­лән ка­фе­га ба­ру да бу­лыр­га мөм­кин, бас­кет­бол-фут­бол уй­нау да, шо­ко­лад бе­лән сый­ла­ну да. Дә­рес әзер­лә­гән­нән соң үзе­без­не бе­рәр кү­ңел­ле шө­гыль көт­кә­нен бел­сәк, бу, һич­шик­сез, кү­ңел­не җы­лы­тып то­ра­чак.

Бү­ген­ге­не ир­тә­гә­гә кал­дыр­мый­быз

Бу дә­рес­тә тап­шы­ры­ла­сы эш­не икен­че дә­рес­кә кал­дыр­мый­быз.  Оны­тыл­ма­сын өчен, яз­ма эш­ләр­нең (ре­фе­рат­лар­ның) тап­шы­ры­лу ва­кы­тын блок­нот­ка тер­кәп ба­ра­быз. Бер фән­нән дә­рес әзер­лә­гән­дә, баш­ка өй эш­лә­ре ту­рын­да оны­тып то­ра­быз. Чит та­выш­лар игъ­ти­ба­ры­гыз­ны чит­кә юнәлт­мә­сә, әк­рен ге­нә клас­сик му­зы­ка ку­яр­га бу­ла. Өй эш­лә­ре бет­кәч, тик­ше­реп чы­гар­га оныт­мый­быз. Хә­тер­дә кал­ды­ру кы­ен­рак бул­ган кат­лау­лы те­ма­лар­ны үз­ләш­тер­гән­дә,  те­ма­ны көн са­ен аз-аз­лап ка­бат­лау да үзен ак­лый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: