Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Үзизоляцияләү режимыннан соң балаларны бакчага кабул итү тәртипләре билгеле

Ата-аналарга балаларны кабул итүнең вакытлы тәртибенә игътибар итәргә кирәк. Баланың сәламәтлеге турында поликлиникадан белешмә алырга кирәкми.

Бу турыдаа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр.

Республикада 12нче майдан балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлый дип хәбәр иткән идек.

Ата-аналарга балаларны кабул итүнең вакытлы тәртибенә игътибар итәргә кирәк. Баланың сәламәтлеге турында поликлиникадан белешмә алырга кирәкми. Йогышлы авырулар белән элемтәдә булмау турындагы белешмәне участок педиатрлары бирә. Моның өчен табибка телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Участок педиатрының телефоны булмаган очракта, call-үзәк яки поликлиникадагы теркәү бүлеге буенча элемтәгә керергә кирәк. Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар буенча җибәреләчәк. Белешмәнең фотосы яки аның сканерланган күчермәсе җибәреләчәк.

Балалар бакчаларында иртән баланың сәламәтлеген тикшерүне көчәйтәчәкләр. Томау һәм тын юллары авыруларының башка билгеләре булган балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул ителми.

Балалар бакчаларына кабул итүнең вакытлы тәртибен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев