Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

12нче майдан Татарстанда балалар бакчалары гадәттәге режимда эшли башлый

Ә мәктәп укучылары 12нче майдан дистанцион режимда укуларын дәвам итә.

Хәзерге гомуми үзизоляциядән соң балаларны кабул итү тәртибе әзерләнә. 

 

Татарстанда балалар бакчалары 12 майдан гадәттәге  режимда эшли башлый. Моңа кадәр балаларны дежур группалар гына кабул итә иде.

«Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе гомуми үзизоляциядән соң балаларны кабул итү тәртибен төзи. Шулай ук 12 майдан авылларда аз комплектлы мәктәп укучылары (20 бала укый торган) штатлы режимда укыячак», — дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Татарстан укучыларының калганнары 12 майдан дистанцион форматта укуларын дәвам итәчәк. 1-8 сыйныф укучылары 23 майда, 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары 30 майда дистанцион форматта уку елын тәмамлый.

Әлегә укучылар 11 майга кадәр ял итә. Көллият һәм югары уку йортлары студентлары өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев