Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

ТР авылларында өченче һәм күбрәк бала тапкан өчен 100әр мең сум акча түләнәчәк

Татарстан авылларда өч һәм күбрәк бала тапкан өчен 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләнәчәк. Бу хакта журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

"Бу акчалар бала туган чорда бик кирәк, чөнки гаиләдә балалар туу һәрвакыт зур чыгымнар белән бәйле булуын без беләбез", - дип аңлатты министр.


Министр искәртеп узганча, әлеге карар кабул ителгәнче, хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә түләү өченче бала туган өчен генә бирелгән.

"Без анализ ясадык һәм 2016-2018 елларда гына да 29 яшькә кадәрге 124 хатын-кызның  өченче генә түгел, ә дүртенче, бишенче, алтынчы сабыйның әнисе булуын ачыкладык.

Социаль гаделлекне торгызу өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бу карарны кабул итте", - дип ассызыклады ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы.

Милли проектлар 2019 елдан бирле Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә тормышка ашырыла. Татарстанда «Демография» милли проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда 8,7 млрд.сум бүлеп бирелгән.

Балалар сөйли (Шәүкәт Галиевнең күзәтү-уйланулары)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев