Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Балалар сөйли

Шәүкәт Галиевнең күзәтү-уйланулары.

Биш яшьлек Марат онык сорап куя:
—  Нәрсә ул атом бомбасы?
Мин аптырабрак торам — каян белгән бу?
—  Үзең әйттең ич, самавырга кагылмагыз, сак булыгыз - ул атом бомбасы кебек! дидең.
Атом бомбасының ни икәнен төшендерергә тырышам: бөтен кешеләрне үтереп бетерә торган, дим. Самавырга карыйлар да булмас дип елмаялар — шаяртма, янәсе! Самавырның хәтәрлеген арттыру атомның көчен киметте булып чыга. Пешеп карагач белде тагын...



Балалар тормышның үз көе — уйлары уенда гына. Өлкәннәр сәгатькә карап тора: анда барасы, монда керәсе! Соңармыйк! Өлгерик! Айратның ашыгасы килми, әкрен әйләнә, фәлән минутка өлгерү аның гамендә юк.
—   Ник бу өлкәннәр ашыга?
—  Үзең дә өлкәнәерсең әле...
—  Юк, мин өлкәнәймим! — ди Айрат.
Ә бит бу хакта уйлый торгач, иртәрәк тә өлкәнәйгән түгелме? 



 Айрат бакча тәрәзәсеннән тышка карый:
—  Ә менә Җир каян килгән? — дип сорый.
Бакча җиреме дисәм, Җир шарын соравы. Мин башта үсемлекләр череп-түшәлеп мең еллар буе уңдырышлы туфрак барлыкка килгәнне әйтәм. Борын-борын заманда Җир утлы вулкан булган, дим янәшә утырган Булатка ымлап:
—   Менә укырга керерсең, 5 нче классны тәмамлаганда белерсең бу хакта, үзең дә кечкенәләргә өйрәтерсең, — дим.
Булат кинаяне аңлый, Айратка аңлата башлый...



Сүз уңаен туры китереп, Айратка әнкәйнең вафат булганын әйтәм. Ул җитдиләнә, кашлары җыерылып килә. Шомлана да, гаҗәпләнә дә:
—  Ник үлде ул?
—  Картаеп үлде, — дим тынычландырып.
—  Мин дә картаяммы? Минем үләсем килми, дәү әти, — дип, ялынган сыман күзгә карый, әйтерсең лә дәү әтиләр үлемнән көчле — чигерә алалар!
—  Озак яшисең әле син, бик озак! — дим юатып.
һәр кеше кайчан да бер үлә инде дисәм, балага авыр булыр иде. Яшәү — тормыш, үзе әзерләр, әкренләп төшендерер. Булган гомернең кадерен белергә дә өйрәтер.



Малай өйгә бирелгән эшен онытып килгән дә икеле алган. Иртәгесен янә оныткан. Мәктәпкә йөри башлаганына икенче ай гына шул әле. Җитмәсә, абыйсына сүз биргән икән, бүтән икеле алмам, дип. Оятыннан, гарьлегеннән елый. Өмет бар моңарда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев