Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан мәктәпләрендә каникуллар 19нчы марттан башлана

Татарстанда 15нче апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп каникуллары вакытын коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле бер атнага алгарак күчерергә кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мәктәп каникуллары башлану вакыты күчерелде. Алар 19нчы марттан башлана. Шулай ук республика Президенты мәктәп каникулларын озайтырга кирәк булган очракта, Казан шәһәрендә дистанцион белем бирү мәсьәләсе буенча эшләргә кушты», — диде Галимова.

Республикада 15нче апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.

Министрлык язгы мәктәп каникулын 23 марттан 1 апрельгә кадәр бирергә киңәш итте, дип искәртте Рафис Борһанов. «Хәзерге вазгыятьтә муниципалитетлар моны төрлечә хәл итә. Әмма иртәге көннән башлап мәктәпләр каникул алды режимына күчә, бу очракта ата-ана гариза язып, баланы алып китә. Шулай ук дистанцион укуга күчү каралган, яки муниципалитетлар каникулны алга күчерә һәм иртәгедән мәктәпләрдә беркем дә булмаячак», дип ачыклык кертте ул.

Министр сүзләренчә, дистанцион укыту кысаларында, каникул укытучыларның гамәлләрен координацияләү өчен кулланылачак. «Без югары уку йортлары белән аларның бу эшне оештырулары турында сөйләштек. Әлбәттә, дистанцион укуда барысын да биреп булмый. Әмма без кыска вакытлы чор турында сөйлибез. Белем бирүнең дистанцион формасы рөхсәт ителгән, бу сәгатьләр үткәрелгән дәрес буларак санала», — дип өстәде ул.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республиканың 500 мәктәбендә дистанцион рәвештә белем алырга мөмкинлек бирә торган «Ачык мәктәп» платформасы урнаштырылган. «Ял көннәренә кадәр аны калган барлык мәктәпләрдә урнаштырырга тырышачакбыз», — дип дәвам итте ул.

Баланы өйдә калдыру мөмкинлеге булмаган гаиләләр өчен 19 марттан 21 мартка кадәр мәктәпләр штатлы режимда эшләвен дәвам итәчәк. «Без моңа әзер булачакбыз. Балалар мәктәптә күз алдында булуы яхшырак. Әлбәттә, без массакүләм чаралар үткәрмәячәкбез, әмма кирәк булса, мәктәп эшләячәк», — дип аңлатты ул.

Вазгыятькә һәм Татарстан Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе кабул иткән карарга карап, киләчәктә дә укыту дистанцион режимда оештырылырга мөмкин, дип ачыклык кертте министр.

Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк?

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда махсус режим кертте

Коронавирустан ничек сакланырга?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус карантин язгы каникул 2020