Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда махсус режим кертте

Режим массакүләм чараларны чикли һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит ил командировкаларын тыя.

Махсус санитар-эпидемиологик режим 15нче апрельгә кадәр кертелде.

Аны коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча  кертте. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Халыкара спорт чаралары күчерелгән, спорт матчлары тамашачылар катнашыннан башка үткәреләчәк, мәдәни чаралар соңрак вакытка күчереләчәк.

Планлаштырылган гастроль концертлары бары тик иминлек таләпләрен саклаган очракта гына мөмкин. Оештыручылар тамашачыларның сәламәтлеге өчен үзләре җавап бирә», — дип билгеләп үтте Галимова.


Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит ил командировкаларын туктатып торырга дигән карар кабул итте. Шушы ук киңәш республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык җитәкчеләргә бирелде.

Коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы вәкилләре инфекция очраклары теркәлгән илләрдән кайткан кешеләргә бу хакта Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә куша. 

Моның өчен республикада тәүлек буе эшли торган кайнар линия булдырылган: +7(843)296-02-24. Ә авыру билгеләрен сизсәгез, мәҗбүри рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миннеханов татартсан коронавирус особый режим