Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Үлемсез полк» акциясен онлайн уздырырга планлаштыралар

Республикада Җиңү көне массакүләм чаралардан башка узарга мөмкин.

«Үлемсез полк» халыкара иҗтимагый акциясе онлайн узарга мөмкин. Бу куркынычсызлык максатларында эшләнә, дип белдерде коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«“Үлемсез полк“ ны онлайн-режимда интернетта уздырырга мөмкин. Мин киләсе атнада төгәлрәк хәбәр итәчәкмен", - дип сөйләде Фазлыева.

Татарстан районнарында Җиңү көне уңаеннан уза торган чараларны да үткәрмәскә планлаштыралар. Әмма һәр район җитәкчелеге 9 майга һәйкәлләрне һәм монументларны тәртипкә китерергә, соңыннан аларга чәчәкләр салырга тиеш.

"9нчы майда әлеге чаралар парад яки кешеләр җыю рәвешендә үткәрелмәячәк. Без 9 май көнне үткәрә алган бердәнбер чара – ТР районнарында урнашкан һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы. Аны район башлыгы катнашында, бәлки, берничә волонтер белән үткәрербез", - дип билгеләп үтте Фазлыева.

Бәйрәм хөрмәтенә Татарстанда концертның ике сәгатьлек телевизион версиясен әзерлиләр, ул иртән һәм кичен трансляцияләнәчәк һәм салют белән тәмамланачак.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Без – тынычлык чоры балалары» иҗади бәйгесендә катнашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев