Чыгышы белән татар булган фигурист Александр Галләмов фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында парлы бию буенча алтын медаль яулады.
Чемпионат 2021 елның 22-28 март көннәрендә Швеция башкаласы Стокгольмда үтте. Александр Галләмов партнеры Анастасия Мишина белән бергә 227,59 балл җыеп, алтын медальгә лаек булды.
Алар ирекле программаны “Queen” рок-группасының “We Are The Champions” җырына биеделәр.
Александр Галләмов Дөнья чемпионатында Россия Федерациясеннән чыгыш ясаучы бердәнбер татар фигуристы
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев