Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Александр Галләмов Дөнья чемпионатында Россия Федерациясеннән чыгыш ясаучы бердәнбер татар фигуристы

Швеция башкаласы Стокгольмда 2021 елның 22 - 28нче март көннәрендә фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионаты уза. Пандемия аркасында турнир тамашачыларсыз гына үтә.

Танылган фигуристка Камилә Вәлиева сайлап алу турларын үткән булуга карамастан турнирда катнашмый. Чөнки анда 2021 елның 1нче июленә кадәр 15 яшь тулган катнашучылар гына кабул ителә.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова шулай ук бу турнирда катнаша алмый, чөнки ул укуы сәбәпле инде елдан артык бернинди ярышларда да катнашмый.

Әлеге турнирда РФ данын бердәнбер татар фигуристы Александр Галләмов яклаячак.

Александр Галләмов 1999 елның 28нче августында Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә туган.

Чыганак: http://tatarlar.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев