Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«ШАЯН ТВ»ның туган көненә багышланган бәйрәм концертын онлайн карарга мөмкин

Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына 12нче ноябрь көнне 2 яшь тулды. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы дусларына бүләк әзерли.

10нчы декабрь көнне 16:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналы үзенең туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концерты оештыра.Туры эфирда иң матур җырлар, онытылмаслык чыгышлар, татар эстрадасы йолдызлары, үзенчәлекле дуэтлар һәм, әлбәттә, премьералар булачак дип хәбәр итә оештыручылар. Концертның телевизион трансляциясен 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында һәм https://shayantv.ru/ru/ сайтында карарга мөмкин була.

Бәйрәм чарасы «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышы һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барачак.

Әлеге фестивальдә җиңүчеләрнең берсе Җәмил Хәбибрахманов турында тулырак әләгә язмада: «Сәйлән»дә атна саен яңа җыр өйрәндек!». 

«Сәйлән» фестиваленең 2нче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Махсус кунаклар: Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Вилданова һәм Илгиз Шәйхразиев.

Концертны дөньяның теләсә кайсы почмагында карарга мөкин. Безнең максатыбыз - туган телебез сагында булып, дөньядагы бөтен татар балаларын берләштерү, - дип белдерә оештыручылар.

Тамашачылар өчен концертның туры эфиры YouTube каналда һәм инстаграм аккаунтта тәкъдим ителәчәк.

10нчы декабрь көнне «ШАЯН ONLINE» концертын 16:00 сәгатьтә YouTube платформасы аша, ә 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында карагыз, дип хәбәр итә «ШАЯН ТВ» каналының матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев