Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Сәйлән»дә атна саен яңа җыр өйрәндек!»

«ШАЯН ТВ» каналында узган «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләрнең берсе Җәмил Хәбибрахманов белән фестиваль турында сөйләштек.

«Сәйлән»дә атна саен яңа җыр өйрәндек!» – ди Җәмил.

«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион фестиваленең икенче сезоны тәмамланды. Фестивальгә быел меңгә якын гариза кергән! Һәм менә шул мең арасыннан жюри иң әйбәт җырлаучыларны – 32 яшь вокалчыны сайлап алган. Аларның 12-се – ярымфиналга, 6-сы – финалга узга

Җиңүчеләрнең берсе – Җәмил Хәбибрахманов белән без фестиваль турында сөйләштек:

– Җәмил, синең «Сәйлән»дә беренче генә катнашуың идеме?

– Юк, икенче мәртәбә. Узган ел финалга үтә алмаган идем. Быел, Аллага шөкер, теләгемә ирештем!

– Нинди җырлар башкардың фестивальдә?

– Эстрада җырларыннан – «Урсал тау»ны, халык җыры «Өммегөлсем»не.

Фестиваль барышында реп, рок, джаз кебек башка жанрдагы җырлар да өйрәнергә туры килде. Артур Исламовның «160 җитез ат» дигән җырын башкардым. Минем репертуарга «Кирәкми миңа телефон» дигән тагын бер матур җыр да өстәлде әле.

– Ә кайсын аеруча яратып башкардың инде?

– «Кирәкми миңа телефон»ны.

– Сиңа телефон кирәкмиме?

– Нишләп кирәкмәсен инде – телефон кирәәк! Уйнар өчен түгел, эш өчен кирәк. Ә «Кирәкми миңа телефон» – шулкадәр күңелле һәм мәгънәле җыр ул.

– Җәмил, синең репертуарыңда рус җырлары да бар. Күбрәк нинди телдә җырларга яратасың, татарчамы, русчамы?

– Туган телемдә инде, билгеле!

– «Сәйлән» фестивален без бәйге дип кабул итәбез. Ул бәйгедән зуррактыр, әйеме?

– Ул... мәктәп. Анда безнең өчен вокал дәресләре дә оештырылды, мас-тер-класслар уздырылды, сәхнәдә үзеңне тоту серләренә дә өйрәттеләр. Айсылу апа Габдинова, Резеда апа Сәлахованың мастер-класслары аеруча истә

калды. Аннары атна саен яңа җыр өйрәнергә туры килде. Кызык булды инде ул!

– Сәхнәгә чыкканда каушадыңмы?

– Чыгар алдыннан каушадым. Ә чыгып баскач, каушау бетә бит ул.

Аннан укытучылар да ярдәм итә инде. Минем вокал укытучым бик әйбәт. Раушания апа Ягъфәрова.

– Укытучылар дигәннән, мәктәбең турында да сөйлә әле.

– Казанның 149нчы татар лицеенда 6нчы сыйныфта һәм 4нче музыка мәктәбендә укыйм. Икесе дә миңа бик ошый!

– Җәмил, дусларың күпме синең, азмы?

– Дусларым күп. Ә иң якыны – бер генә. Аяз исемле ул. Аяз Әһлиуллин. Без аның белән икебез «ШАЯН ТВ» каналында «Банка» тапшыруын алып ба-рабыз. Бик кызык тапшыру, карагыз!

– Киләчәккә планнарың нинди, Җәмил? «Голос»та катнашасың киләме?

– Килә. Алла бирса, үземне барыбер бер сынап карармын әле.

Язманың азагында бер мөһим эшне дә башкарыйк әле без – сезне «Сәй-лән» фестивале җиңүчеләре белән таныштырыйк. Алар, әйткәнебезчә, алтау: Ислам Минһаҗев, Наилә Славина, Артур Хәйруллин, Җәмилә Әсәдуллина, Әлфия Таһирова һәм безнең бүгенге героебыз Җәмил Хәбибрахманов. Бары-гызны да бу зур җиңү белән тәбриклибез. Уңышлар сезгә, малайлар-кызлар!

Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев