Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рәссам Фаил Исламны һәм дустыбыз Фаилне  искә алып...

Бер ел гомер... Үтә дә китә икән ул.

Хезмәттәшебез, «Көмеш кыңгырау» газетасының рәссам-фотографы Фаил Исламның бу дөньядан китүенә бүген 13нче июльдә бер ел булды. Ул 2019 елның 13нче июлендә 58 яшендә бакыйлыкка күчте. 

Балалар матбугатына, әдәбиятына шулкадәр зур күңел җылысын салган талантлы рәссам, һәм кызыклы, бай күңелле шәхес иде Фаил. Гаиләсе, якыннары өчен генә түгел, Чаллыда нәшер ителүче татар матбугаты һәм аеруча безнең «Көмеш кыңгырау» газетасы өчен зур югалту булды аның үлеме.

Гомумән, «Көмеш кыңгырау» өчен авыр узды бу Фаилсез ел. Аннан башка газетаның йөзен, җылылыгын, самимилеген саклап калу да бик кыен булды. Фаилдән башка редакциядәге күңелле, җылы атмосфераны саклау да җиңел булмады. Андагы энергия, балаларча беркатлылык, матур мәгънәдәге тынгысызлык, юмор безгә шулкадәр, шулкадәр җитмәде.

Балалар матбугаты өчен елы да авыр килде бит аның. Пандемия белән бәйле рәвештә мәктәпләр дистанцион эшләүгә күчте, балалар белән күңелле очрашуларны, гадәттәге актив тормышны, матур киләчәккә кадәр диик инде, чигереп торырга туры килде.

«Менә хәзер Фаил нәрсә дияр иде икән?» « Фаил бу очракта нишләр иде икән?» кебек сорауларны без үзебезгә кат-кат бирдек. Ул да безне онытмыйдыр, дип уйлыйбыз, юкса, авырлыклар килгәндә, төшләргә кат-кат кереп кисәтмәс иде.

Бүген без – хезмәттәш дусларыңның сине гадәттәгечә сагынып, юксынып искә алуы рухыңа дога булып барып ирешсен, Фаил! Урының оҗмахта булсын, кадерле хезмәттәшебез!

«Көмеш кыңгырау»лар исеменнән Ризидә Гасыймова.   

«Гомер - ташкын, акса, әйдә аксын...»

«Фаил Ислам дигән бу галәм»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев