Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Роберт абый Миңнуллин вафат

Шулкадәр көтелмәгән хәбәр булды бу.

Без Роберт абыйның барлыгына – һәр көнне иртән иртүк инстаграм аша сәламләвенә, дөньядагы һәрбер үзгәрешкә шигъри телдә бәя бирүенә, аның һәрчак яшьләр белән бергә (хәтта чүт кенә алдарак та) атлавына күнеккән идек.
Шигырь, дигәннән, без, «Көмеш кыңгырау»лар, аның үзен дә, шигырьләрен дә яраттык. Нәкъ менә без теләгәнчә яза белә иде Роберт абый. Бик-бик гади, әмма зуп-зур мәгънәле итеп...
Роберт абый үзе дә «Көмеш кыңгырау»га игътибарлы булды. Бик еш кына «Көмеш кыңгырау»ны үзенең инстаграммдагы «бит»енә куйды. Әле быел да «Көмеш кыңгырау» укучыларын Яңа ел белән тәбрикләп махсус шигырь язды.

Ишеттегезме әле?!?

Ишеттегезме әле,
Тиздән Яңа ел килә!
Кайчан килеп җитәргә
Яңа ел үзе белә!

Яңа ел иртә килми,
Яңа ел соңламый да...
Көтеп тормый әйткәнне,
Килә ул сорамый да.

Борчылмагыз, Яңа ел
Килә ул, килә чынлап!
Каршы алырга гына
Кала күрмәгез соңлап!

Ашыкмагыз да, тышта
Алдан көтеп йөрмәгез!
Яңа елга иртәрәк
Барып керә күрмәгез!

Барысы өчен дә рәхмәт, Роберт абый! Безнең рәхмәт сүзләре рухыгызга дога булып барып ирешсен! Урыныгыз оҗмахта булсын!
Сезне юксынып, «Көмеш кыңгырау»лар.

Роберт Миңнуллин шигырьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роберт миңнуллин роберт миңнуллин вафат