Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Көмеш кыңгырау»га 2022 елның I яртыеллыгына язылу башланды!

«Көмеш кыңгырау» газетасы – республикада балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә чыгучы бердәнбер басма. Газетаның төп максаты – яшь буында туган телебезгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, төрле фәннәргә кызыксыну уяту, балаларны игелеккә өндәү, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү.

Газета битләрендә мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен  кызыклы булырлык язмалар урын ала. Балаларны иҗатка җәлеп итү, активлыкларын арттыру буенча «Көмеш кыңгырау» зур эш башкара. Редакция белән даими һәм уңышлы хезмәттәшлек иткән хәбәрчеләребез өчен газетаның Шәүкәт Галиев исемендәге премиясе булдырылды.

2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның I яртыеллыгына (январь - июнь) газета-журналларга язылу башланды.

            Газетага ярты елга язылу бәясе:

            Почта аша – 521, 88  сум, индекс – П2370.

           Бер елга язылу – 1046,52 сум, индекс – ПА263.

Чаллы мәгариф оешмалары өчен альтернатив язылу мөмкинлеге дә бар. Подписка саны 30 данәдән дә ким булмаган очракта редакция газетаны мәгариф оешмасына илтеп бирәчәк. Ул очракта ярты елга язылу бәясе – 390 сум була.

Фотода Чаллы кызы Гүзәл Ильясова сеңлесе белән. 

«Белем» дигән тукталышта!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев