«Көмеш кыңгырау»га 2022 елның I яртыеллыгына язылу башланды!
«Көмеш кыңгырау» газетасы – республикада балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә чыгучы бердәнбер басма. Газетаның төп максаты – яшь буында туган телебезгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, төрле фәннәргә кызыксыну уяту, балаларны игелеккә өндәү, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү.