Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мәктәп тормышына ничек кереп китәргә?

Кай арада узды соң бу җәйләр? Сизми дә калдык, әйеме? Ләкин уку, сыйныфташлар, тәнәфесләр, бишлеләр дә сагындырган кебек тоела инде хәзер. Кыскасы, башлыйбыз.

Иртән торып мәктәпкә барулар, дәрес әзерләүләрне безгә өр-яңадан искә төшерергә туры киләчәк. Уку елы башлангач, көндәлек тормышны ничек оештырырга икән соң?

Йокыдан иртәрәк торырга

Безгә җәйнең соңгы көннәрендә йокыдан иртәрәк торырга, мәктәп режимына ияләшә башларга кирәк булган икән, хәзер – укулар башлангач кына яңа режимга күнегү кыенрак булачак. Тик без барыбер бирешмибез, шулай бит!

Китапны алдан ук укый башларга

Мәктәпкә бармас борын туймас өчен алдан ук мәктәп турында кинофильмнар карау, китап уку, музей яки пикникка бару, табигатькә чыгып керү, ягъни яңа төр эмоцияләр кичерү дә файдалы диләр белгечләр.  

Җәйгә нәтиҗә ясарга

Бу җәйдә без ниләр эшләдек, кайларда булдык, нинди күңелле хатирәләр кичердек кебек сорауларга җавап эзләү, фотографияләрне яңадан бер кат барлап чыгу, аларны бер-береңә күрсәтү дә мәктәп тормышына кереп китүен тизләтә икән. Ни әйтсәң дә, бу бит җәйгә йомгак ясау.

Истә тотарга кирәк: мәктәпнең үзенә күрә бер атмосферасы, күңелле мизгелләре, тырышып укысаң куела торган 5леләре – ягъни рәхәт вакытлары бар. Алар вакытлыча гына, шуңа күрә дә мәктәп елларының да тәмен тоеп калырга, кадерен белергә кирәк!  

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев