Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

"Көмеш кыңгырау" газетасы зур югалту кичерә.

13нче июль көнне безнең якын дустыбыз, балалар матбугатына, әдәбиятына шулкадәр зур күңел җылысын салган талантлы рәссам, һәм кызыклы, бай күңелле, хикмәтле шәхес Фаил Ислам (1961-2019) дөньядан китте.

Безнең "Көмеш кыңгырау" газетасы өчен зур, бик зур югалту бу. Мин моны ихлас күңелдән, чын-чынлап әйтәм. Чөнки газетага битараф кеше түгел иде ул. Газетаның бизәлешенә генә түгел, һәрбер сүзенә, өтеренә игътибарлы иде Фаил. Ул беркайчан да: "Әйдә, ярар", дип карый белмәде. Газетага ул керткән яңалыкларны менә хәзер барлап утырам да...

"Көмеш кыңгырау"ның иртәгәге көнен һич кенә дә аннан башка күз алдына китереп булмый икән бит. Ә безнең тормышны? Җыр-моң ярата иде Фаил. Бәйрәмнәрдә, ерак сәфәрләргә барганда, үзе дә үзәкләрне өздереп җырлый. Ә эштә, күңел тәнәфес теләгән вакытларда, шуны сизгән кебек интернеттан җыр куя. Без бер-беребезнең нинди җырлар яратканын яттан беләбез.

Без бик еш бәхәсләшә идек. Күбрәк дин турында. "И, Ризидә, син уйлаганча да, мин уйлаганча да булмаган икән монда", - дип әйтәдер кебек инде ул бүген миңа. Фаил шулкадәр безнең арада иде әле. Без аны югалтырга бер тамчы да әзер түгел идек. Ул безнең арабыздан беребез иде.

Урыннарың җәннәттә булсын, безнең якын кешебез.

Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев