Реклама
Ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевка Замелекесьеда яңа мәктәп төзелешенә кагылышлы сорауны яңадан бирделәр.
«Мәктәпне 2021 елда төзергә планлаштырабыз. Әгәр дә, барысы да без һәм республика җитәкчелеге ниятләгәнчә килеп чыкса, төзелеш 2020 елда башланырга тиеш. Нормаль мәктәп ике ел төзелә, гадәттә беренче елны башлана, икенчесендә тәмамлана.
Замелекесьеда мәктәп кирәклеге бәхәссез. 2021 елда анда 15600 фатир барлыкка килергә тиеш. Безнең исәпләүләр буенча инде 2021 елда ук, микрорайонда мәктәп яшендәге балалар саны 3800 булыр дип көтелә. Бу 1224 урынга исәпләнгән мәктәп булыр дип торабыз», - дип шәрехләде Наил Мәһдиев.
Тагын укыгыз: Чаллыда ике хоккей тартмачыгы һәм бассейн төзеләчәк
Чаллы театры «Мирас угы» мультфильмына нигезләнгән татарча әкият куйды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз