Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда ике хоккей тартмачыгы һәм бассейн төзеләчәк

Объектларны быел төзи башлаячаклар.

Чаллының 52нче комплексында һәм Мәләкәс аръягы микрорайонында ике хоккей тартмачыгы сафка басачак. Объектларны быел төзи башлаячаклар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Мәләкәс аръягында боз сараен узган елда ачылган яңа мәктәп янында төзиячәкләр. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, әлеге боз сарае зур булмаячак - ул якынча 300 тамашачыны сыйдырыр дип көтелә. Аны күбесенчә күнегүләр үткәрү өчен файдаланачаклар.

Быел шәһәрдә шулай ук яңа бассейн пәйда булачак. Аны 29нчы комплекста – 77нче гимназия һәм 19нчы мәктәп арасында төзиләр.

Объектларны КАМАЗның 50 еллыгына багышланган чараларны финанслау кысаларында сафка бастырырга ниятлиләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/13/187975/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев