Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы кызы Азалия Яфясова «Урал сандугачы» төбәкара бәйгесе җиңүчесе булды

Бәйгедә Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Оренбург, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан килгән башкаручылар катнашкан.

20-21 мартта Екатеринбург шәһәрендә XIV «Урал сандугачы» Татар җырын башкаручылар һәм инструменталь музыка төбәкара бәйгесе финалында җиңүчеләр билгеле булды.

Чаллыдан Азалия Яфясова 17 яшькә кадәрге балалар арасында «ялгыз җыр» номинациясендә, Әгерҗенең «Көмеш телле гармун» ансамбле инструменталь ансамбльләр арасында беренче урын алды.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеген Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайтында карап була.

Чараны Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Свердловск дәүләт өлкә халык иҗаты сарае белән берлектә Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырган.

«Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм инструменталь музыка бәйгесе «Инструменталь башкару. Вокаль ансамбльләр. Вокаль-инструменталь ансамбльләр. Ялгыз җыр» номинацияләре буенча өч яшь категориясендә (17 яшькә кадәргеләр, 18-35 һәм 36-65 яшьтәгеләр) үткәрелгән.

XIV «Урал сандугачы» Татар җырын башкаручылар һәм инструменталь музыка төбәкара бәйгесендә Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Оренбург, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан килгән башкаручылар катнашкан, диелә Вәкиллек хәбәрендә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

«Чишмә башы» (халык җыры) Азалия Яфясова башкаруында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев